Күзләре күрмәүче мөселманнарны укыту дәреслеге нәшер ителде

Элек Казан һәм Татарстан мөселманнары гына түгел, бәлки Россиядәге күзләре күрмәүче әһле ислам...

БӘЙЛЕ
2012 Сен 10
Элек Казан һәм Татарстан мөселманнары гына түгел, бәлки Россиядәге күзләре күрмәүче әһле ислам изге китабыбыз Коръәнне үз куллары белән тотып уку нигъмәтеннән мәхрүм иде. Моннан 10 ел элек, ягъни 2002 елда «Сөләйман” мәчетенә Илдар хәзрәт Баязитов имам-хатип итеп билгеләнгәч, Аллаһының рәхмәте белән сукыр мөселманнарга андый мөмкинлек тудырылды.
Бүгенге көндә исә 600дән артык күзләре күрмәүчеләр Казанга килеп, Брайль системасында язылган Коръәнне укып, өйрәнеп китү бәхетенә иреште. Тик шунысы кыен иде: күзләре күрмәүчеләргә Коръәнне укыту өчен беркайда да, хәтта Россия Дәүләт Сукырлары китапханәсендә дә дәреслекләр булмау үзен сиздерде. Шуңа күрә әлеге дәреслекне әзерләү кебек мөһим эшкә "Сөләйман”дагы Күзләре күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинованың үзенә алынырга туры килде.
Ниһаять, бу көннәрдә Мәликә Рәфкать кызының сукырларны укытудагы 10 еллык эш тәҗрибәсе "Зрячим о незрячих” китабы рәвешендә рус телендә дөньяга чыкты. 253 биттән торган җыентыкта 6 бүлек бар. Аның беренчесендә күзләре күрмәүче кешеләр турында Коръәннән аятьләр, Пәйгамбәребезнең хәдисләре китерелгән. Икенче бүлек исә сукырларның психологиясенә багышланган. Анда шулай ук кириллицага күчерелгән Брайль системасы турында мәгълүмат та бар.
Бу китаптагы иң зур бүлек ул - "Күзләре күрмәүчеләр өчен тәҗвид” дигәнедер, мөгаен. Биредә Коръәнне укуда ярдәм итүче 13 дәрес рәвешендәге гарәпчә кагыйдәләр Брайль теленә күчереп язылган. Әлеге мәҗмугадагы дүртенче бүлектә - күзләре күрмәүчеләрне тернәкләндерү дәресләре, бишенче бүлектә - аларны компьютерга өйрәтү ысуллары, соңгы бүлектә "Сөләйман” мәчетендә күзләре күрмәүчеләрне укыту тәҗрибәсе хакында язылган.
Әлеге китапка Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары, педагогия фәннәре кандидаты Г. Т. Минкина, Чечен Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы баш белгече Р. Х. Әсхабова, Россия Ислам университеты ректоры, сәясәт фәннәре докторы Р. М. Мөхәммәтшин, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты профессоры, педагогия фәннәре докторы Е. А. Корчагин, ГБУ РСБС директоры М. А. Заурбәкова, юридик фәннәр докторы Р. И. Беккин, педагогик фәннәр кандидаты Р. Г. Җәләева, педагогия фәннәре кандидаты А. Р. Биктимерова, Татарстан Голәмәләр Шурасы рәисе Р. Г. Батров, Бөтенроссия Сукырлар җәмгыятенең Казан оешмасы җитәкчесе Н. В. Колесников, социолог, журналист Д. М. Гәрәев, Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты И. Ф. Хисаметдинов үзенең фикерләрен белдергән. "Хәзерге вакытта Россиядә күзләре күрмәүче мөселманнар белән эшләү турында шулай җентәкләп һәм комплекслы чаралар үткәрү буенча бер генә дәреслек тә юк. Шуның өчен дә без илебездә әлегә хәтле күрелмәгән, кабатланмас китапны кулыбызда тотабыз дип әйтә алабыз”, дип белдергән үзенең бәяләмәсендә Россия Ислам университеты проректоры Рөстәм Батров.
"Китапны әзерләүдә педагогия фәннәре кандидаты Гөлназ Сабитова, "Сөләйман” мәчете имамы Илдар хәзрәт Баязитов, "Ярдәм” Ислам милли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлевның ярдәме зур булды. Мин аларга һәм кирәкле мәгълүматны эзләп табуда булышкан һәркемгә, рецензия язучыларга да бик рәхмәтле”,-диде Мәликә ханым Гыйльметдинова хәбәрчебезгә.
Шулай да бихисап тыйнак кеше ул Мәликә ханым. Үзенең китабын кулына тоткан килеш фотога төшергә никадәрле үгетләсәм дә, ул моңа риза булмады.
Бу китапның басылып чыгуын Чечня, Дагыстан кебек үзәктән еракта урнашкан җөмһүриятләрдә аеруча көтеп торалар. Әлеге дәреслекне кулларына алгач, алардагы күзләре күрмәүче мөселманнар да Коръәнне уку ачкычына ирешер, иншә Аллаһ.
Без Мәликә ханым Гыйльметдинованы ихлас күңелдән бу зур җиңүе белән котлыйбыз. Аңа ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар, Аллаһының рәхмәтендә булып, киләчәктә дә армый-талмый мөселманнар өммәте файдасына хезмәт итүен телибез.
Хатыйп ГӘРӘЙ

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе