
24 майда “Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды һәм “Ярдәм” мәчете хезмәткәрләре бу гыйбадәтханә янындагы күлнең ярларын чистарту, агачлар утырту буенча шимбә өмәсе ясады.
Өмәдә “Ярдәм” үзәгендә белем алучы күрмәүчеләр, Балалар церебраль параличы инвалидлары, наркотиктан бәйле булганнар, шулай ук имамнар, Казан каласы волонтерлары һәм “Ярдәм” мәчете мәхәлләсе халкы катнашты. Шул рәвешле, өмәдә катнашучыларның саны 100 кешегә җитте.
Шимбә өмәсе Казанны яшелләндерү һәм чистарту максатыннан, Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте ярдәмендә үткәрелде.
“Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов билгеләп узганча, мөселман волонтер отрядлары шәһәребезне чистарту һәм яшелләндерүгә үз өлешләрен кертергә тиеш. Мөселман волонтерларының эшендәге бер юнәлеш аларның экологик эшчәнлеге, ягъни өмәләр үткәрү белән бәйле.
Төрле дәрәҗәдәге инвалидлар үзләрен физик яктан кыерсытылган итеп тоймаска тиеш, шуңа күрә өмәгә күрмәүчеләр дә, БЦП инвалидлары да, шулай ук «Ярдәм” мәчетенә белем алырга килгән шәкертләр дә чакырылды дип аңлатты бу хәлне мәчетнең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов.
“Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте