
Гаилә һәрбер дәүләтнең нигез ташы диләр. Әлеге ячейка җәмгыятьнең бөтенлеген, иминлеген, тотрыклылыгын тәэмин итә.
Татар гаиләләренең матур традицияләрен саклау һәм үстерү, балаларны тәрбияләүдә гаиләләрнең иҗади потенциалын ачу, үрнәк гаиләләрнең тәҗрибәсен тарату максатыннан мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә тәрбияләнүче балаларның гаиләләре арасында Әлмәт районында ел да “Күркәм гаилә“ бәйгесе уздырыла.
“Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары, Әлмәт районының мәгариф идарәсе һәм “Ак калфак” татар хатын–кызлары оешмасы чараның оештыручылары булып тора.
Быелгы бәйгене йомгаклау чарасы “Иске Әлмәт” мәдәният йортында узды.
Бәйгедә катнашучылар үз гаиләләрендә татар мөхитен булдыруга, балаларына әхлак тәрбиясе бирүгә, дини кануннарыбызны олылап яшәүгә зур игътибар бирәләр.
“Мәгариф” журналы директоры урынбасары Фәрит Нурмөхәммәтов, “Гаилә һәм мәктәп” журналы редакторы урынбасары Лилия Заһидуллина, “Альметьевский вестник” газетасы баш мөхәррире, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Ландыш Зарипова, Р.Фәхреддин мемориаль музее директоры Диләрә Гыймранова составындагы жюри гаиләләрнең иң лаекларына конкурсның республика турына фатыйхасын бирде.
Бәйгедә катнашучылар исә үз гаиләләрендәге гореф-гадәт, мавыктыргыч һөнәрләре, буыннан-буынга тапшырылып килгән гаилә ядкәрләре белән таныштырдылар. Хуҗабикәләр татар халык ризыкларын пешерү серләрен чиштеләр, туган телебезнең бай мирасын – халык авыз иҗатын белүләрен күрсәттеләр.
Чарада катнашкан дүрт гаиләнең һәрберсе мактауга лаек. Жюри карары буенча арадан иң уңган, иң сәләтле, иң музыкаль, иң сөйкемле гаиләләр билгеләнде.
Алалрга Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Республика бәйгесе 25 ноябрь көнне Казанда узачак.
“Альметьевский вестник” газетасы