“Күркәм гаилә” бәйгесе финалында Бөтенроссия “Авыл укытучысы – 2015” бәйгесе җиңүчеләре дә бүләкләнәчәк

Республиканың күркәм гаиләсе 25 ноябрьдә Казанда ачыкланачак

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 23

25 ноябрьдә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында (Казан ш., Павлюхин ур., 57) сәгать көндезге 2дә “Күркәм гаилә” республикакүләм бәйгесенең финал туры уздырыла. Әлеге бәйге, бар яктан да булдыклы, авылның горурлыгы булырдай гаиләләрне ачыклау һәм гаилә кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан, игълан ителгән иде. Финалда җиңү яулаган гаилә “Республиканың күркәм гаиләсе” исеменә лаек булачак.

“Гаилә һәм мәктәп” журналы тарафыннан гамәлгә куелган “Күркәм гаилә” бәйгесе ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе ярдәмендә үткәрелә. Бәйге быел икенче тапкыр уздырыла.

Республиканың күркәм гаиләләрен барлау – “Гаилә һәм мәктәп” журналының матур бер традициясенә әйләнде. 2015 елның мартыннан алып ноябрьгә кадәр республикабызның Балтач, Арча, Кайбыч, Аксубай, Саба, Әлмәт районнарында сайлап алу турлары узды, 100гә якын үрнәк гаилә сәхнә тотты. Бу районнарда “иң-иң” дип табылган 10 гаилә “Күркәм гаилә” республикакүләм бәйгесе финал турына чакырылды да инде. Татарстаннан читтә яшәүче татар гаиләләре дә “Күркәм гаилә” исеме өчен көч сынашачак.

Сайлап алу турларында шушы җирлектә яшәүче, гаилә кыйммәтләрен гәүдәләндерүче, авылдашлары һәм райондашлары арасында зур абруйга лаек булган, мәгариф, хуҗалык, сәнгать яки башка өлкәдә зур уңышлар казанган, тормыш рәвеше һәм тәҗрибәсе белән бөтен республикага үрнәк булырдай гаиләләр катнашты.

“Күркәм гаилә” бәйгесе финалы вакытында “Мәгариф” журналы ТР Мәгарифне үстерү институты белән берлектә үткәргән Бөтенроссия “Авыл укытучысы – 2015” бәйгесе җиңүчеләре дә бүләкләнәчәк.

2015 елның апреленнән октябрьгә кадәр барган бәйгенең абсолют җиңүчесе дип Лениногорск районы Куакбаш төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы Мөстәкыймова Резедә Рафикъ кызы табылды. Икенче һәм өченче урыннарны «Мәгариф» журналының даими авторлары — Миләүшә Рәфкать кызы Хафизова (Әтнә районы Иске Өҗем төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы) һәм Роза Мәгъсүм кызы Кутуева (Алексеевскидагы Г.Боровиков исемендәге 3 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы) бүлеште.

“Авыл укытучысы” бәйгесе, Татарстан һәм Россия район үзәкләрендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә, бистәләрдә, авылларда белем һәм тәрбия бирүче уку йортларында педагогларда иҗадилык, прогрессив инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укыту процессында нәтиҗәлелекне арттыру, авыл мөгаллимнәренең профессиональ җәмәгатьчелек алдында абруен күтәрү максатыннан, “Мәгариф” журналы редакциясе тарафыннан оештырылды. Быел икенче тапкыр узган бәйгегә заманы өчен актуаль мәсьәлә - тәрбиягә кагылышлы юнәлеш сайлап алынды. “Мәгариф” журналы “Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү” темасына оештырган фикер алышуда ике йөзгә якын педагог катнашты.

Аккредитация 24 ноябрьгә (16.00 сәг.) кадәр 89178646480 телефоны аша (Римма Вәли кызы Гатина) уздырыла.

“Мәгариф” журналы редакциясеннән шул хакта хәбәр килде.

“Татар-информ”


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе