Күңелләре "Сөләйман" мәчетенә тартылган

Узган атна ахырында "Ярдәм" мәчетендә дини белем алучы 30 күрмәүче Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында булды.

БӘЙЛЕ
2014 Окт 22

Узган атна ахырында «Ярдәм» мәчетендә дини белем алучы 30 күрмәүче Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында булды. Алар анда яңа спорт инвентарьлары белән шөгыльләнделәр, үзләренә сәламәт яшәү рәвешен алдылар, канәгатьәнү хисләре кичерделәр.

Түбән Камадан Казанга белем алырга килгән Рәсимә Ишмөхәммәтева: “Казан – безнең өчен барлык шәһәрләргә караганда да матур кала. Башка җирләрдә инвалидларга моның кадәр рәхимле караш юк. Без биредә рухи һәм физик яктан күтәрелеш кичерәбез”,-диде.

Аннары шул ук күрмәүчеләр Казанның Левченко бистәсе янындагы урманга бардылар. Мәгълүм ки, андагы урман эчендә әле Советлар заманында, ягъни 1982 елда төзелгән тренажерлар бар. Күрмәүчеләрнең яраткан урыны ул. Алар биредә, хәлдән килгәнчә, гер күтәрделәр, башка төрле тренажерларда шөгыльләнделәр, саф һавада ял иттеләр, үзләренә көч-куәт алдылар. Хәтта ул көнне көнозын яуган яңгыр да күрмәүчеләргә комачауламады.

Ә инде “Ярдәм” мәчетенә кайтып барганда, алар быел да Левченко бистәсендәге “Сөләйман” гыйбадәтханәсенә кереп чыктылар. Күрмәүчеләрнең шактыена “Сөләйман” мәчете яхшы таныш. Алар биредә гарәп шрифтындагы Брайль системасын өйрәнделәр, шуның нәтиҗәсендә Коръән укый башладылар.

Күрмәүчеләр “Сөләйман”да намаз укыдылар, хатирәләргә бирелделәр. Хәзер исә алар үзләренең осталыкларын укырга барлык шартлары да булган “Ярдәм” үзәгендә чарлыйлар. Күрмәүчеләр өчен моннан да зур шатлыкның булуы мөмкинме соң?! Юк, әлбәттә!

Күрмәүчеләр алга таба да Казандагы истәлекле урыннарга барырга, төрле спорт ярышларында катнашырга теләк белдерделәр. Дөрес, ниндидер зур уңышларга ирешү өчен алар арасында спортны, физик яктан сәламәтләндерүне шактый пропагандаларга кирәк әле.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе