Язучы Фәүзия Бәйрәмовага интернеттагы язмалары өчен гаепләү белдерелгән

Чаллыда яшәүче язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага интернетта урнаштырылган язмалары һәм...

БӘЙЛЕ
2014 Июн 23

Чаллыда яшәүче язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага интернетта урнаштырылган язмалары һәм мөрәҗәгатьләре өчен Россия Җинаятьләр кодексының 282 нче маддәсенең беренче өлеше (милләт, раса, дингә карап кешеләргә карата нәфрәт тарату һәм кешелек абруен түбәнсетү) нигезендә гаепләү белдерелгән. Бу хакта ул үзенең Фейсбуктагы битендә хәбәр итте.

Анда әйтелгәнчә, әлеге гаепләү "Универсиадага бойкот", "Һайваннар һәм корбаннар" язмалары һәм Татар халкы Милли мәҗлесенең Украина һәм Кырымдагы вазгыять уңаеннан белдерүе өчен диелгән. Россия тикшерү комитетының Чаллы бүлегендә сорау алу дүрт сәгать дәвам иткән, шуннан соң өлкән тикшерүче Алмаз Шугаепов Фәүзия Бәйрамованы гаепләнүче буларак җавапка тарту турында карар имзалаган. Гаепләү карарында язмаларның нинди санакта җыелганына кадәр әйтелгән.

Март аенда Бәйрамова өендә тентү булган иде. Аны элегрәк ачылган җинаять эше нигезендә, Россия тикшерү комитеты вәкилләре һәм ФСБ уздырган. Алар Бәйрәмованың компьютерын һәм барлык архивын, аерым алганда, романнарын, фотоларын алганнар дип хәбәр ителгән иде.
Чыганак: "Азатлык.орг"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе