«Ярдәм» үзәгенә мөфтиләр килеп китте

Казанның «Ярдәм» фонды каршындагы Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәгенә Россия Мөфтиләре Шурасы (РМШ) рәистәшләре – Саратов өлкәсе мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов һәм Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла хәзрәт Аширов килеп карап китте.

БӘЙЛЕ
2015 Май 20

Казанның «Ярдәм» фонды каршындагы Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәгенә Россия Мөфтиләре Шурасы (РМШ) рәистәшләре – Саратов өлкәсе мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов һәм Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла хәзрәт Аширов килеп карап китте.

Кунакларны “Ярдәм” мәчете имам-хатибы, “Ярдәм” фонды Советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов, “Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев һәм “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова каршы алды һәм бу гыйбадәтханәнең истәлекле урыннары белән таныштырды.

Мөфтиләр күрмәүчеләр белем ала торган классларны, кабинетларны, махсус җиһазландырылган бүлмәләрне карадылар. Кунакларны биредәге китапханә, тавыш яздыру бүлмәсе, медицина кабинеты, шулай ук “Зур Казан” басмаханәсендә нәшер ителгән үз китаплары белән таныштырдылар.

Саратов өлкәсе мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов биредә зур тәэсир астында калуы, Илдар хәзрәт командасына рәхмәтләр белдерү өчен гади сүзләрнең генә җитмәве турында әйтте. РМШ рәистәшләре “Ярдәм” фондының әһәмиятле социаль эш башкарулары хакында ассызыкладылар һәм аларның хезмәткәрләренә зур уңышлар теләделәр дип хәбәр итте "Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе