«Ярдәм” Тернәкләндерү үзәген Сәрия Сабурская карады

Күрмәүчеләрне укыту-тернәкләндерү үзәге булган “Ярдәм”гә Татарстанның кеше хокукларын яклау вәкиле Сәрия Сабурская...

БӘЙЛЕ
2014 Фев 17
Күрмәүчеләрне укыту-тернәкләндерү үзәге булган "Ярдәм”гә Татарстанның кеше хокукларын яклау вәкиле Сәрия Сабурская килеп китте.

Сәрия Сабурскаяны "Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов һәм үзәк җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинова каршы алды "Ярдәм” Тернәкләндерү үзәге белән таныштырды. "Ярдәм” мәчетендә тернәкләнү узучы Буадан килгән яшь шагыйрә Лилия Сәлахетдинова Сәрия Сабурскаяга үзенең басылып чыккан китабын бүләк итте. Күрмәүче шәкертләр Сәрия Сабурскаяга "Ярдәм” мәчетендә белем алучы төрле категориядәге кешеләр дә үзләрен тигез хокуклы һәм бәхетле тоюлары хакында әйтте.

Сәрия Сабурская сүзләренчә, "Ярдәм” мәчете һәм бу үзәк Татарстанның горурлыгы булып тора һәм бу лаеклы урынны төрле илләрдән, төбәкләрдән килгән күп санлы делегация вәкилләре карасын иде.

-Бу үзәкне һәм мәчетне карагач, мин әле республикадагы күп нәрсәне белмим икән дигән нәтиҗәгә килдем. Инвалидларны тернәкләндерүдә биһисап зур рольне «Ярдәм” мәчете кебек иҗтимагый оешмалар уйный. Мин искитмәле зур тәэсир алдым үзәкнең эшеннән, биредә мохтаҗларга һәм инвалидларга күп эшләр башкарыла. Үзәктә кешеләрне тормышка кайтаралар. Бу – үзәкнең иң зур казанышы. Беркемгә дә кирәк булмаган кешеләр биредә үзләрен җәмгыятьнең тигез хокуклы әгъзалары кебек хис итә. Моның өчен олуг рәхмәтләремне белдерәм Илдар хәзрәт Баязитовка,-диде Сәрия Сабурская.

"Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе