Сайтның заманча дизайны һәм уңайлы навигациясе бар. Беренче битендә күптән түгел ачылган мәчетнең рәсеме урнаштырылган.
Бу интернет ресурста мәчет әһелләренең эшчәнлеге турында, яңалыклар, эшнең төп юнәлешләре, тернәкләндерү курсларын барлыкка китерү тарихы, "Ярдәм” мәчетендә булган вакыйгаларга багышланган фотогалерея һәм видео бүлеге хакында сөйләнәчәк.
Сайтның 4 төп сәхифәсе бар. Болар - "Уку курслары” ("Учебные курсы”), "Гадәтләр һәм йолалар” ("Обряды и традиции»), "Безнең хакта» ("О нас”) һәм "Һәм шулай ук” ("А так же»). Һәр с«әхифәнең үз бүлеге бар.
"Уку курслары”ныкы мондыйлар: "Ислам нигезләре буенча”, "Коръәнне өйрәнү буенча”, "Күрмәүчеләр өчен”, "ДЦП инвалидлары өчен”, "Начар ишетүчеләр өчен”, "Яшь мөслимәләр өчен”.
"Гадәтләр һәм йолалар”: "Намаз уку”, "Никах үткәрү”, "Җеназа (җирләү)”, "Исем кушу”, "Мәҗлесләр”.
"Безнең хакта”: "Тарих”, "Фото”, "Видео”, "Яңалыклар”, "Элемтә”.
"Һәм шулай ук”: "Спорт”, "Хатын-кызлар клубы”, "Хәйрия фонды”.
Сайтта шулай ук мәчетнең адресы һәм элемтәгә чыгу телефоннары бар.
Инде бүгенге көндә үк сайтка кереп, илдә барган соңгы хәбәрләрне күзәтергә, фото һәм видео карарга мөмкин. Кыскасы, мәгълүматлар һәр сәхифәдә бар диергә мөмкин.
Илнең заманча мөселман оешмасы сайты дизайнын "Ариф” студиясе башкарды.