"Ярдәм" мәчетендә журналист Мөслимә Шәфыйкның китабы тәкъдим ителә

18 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә Казандагы “Ярдәм” мәчетендә татар журналистикасы ветераны Мөслимә Шәфыйкның...

БӘЙЛЕ
2014 Сен 16

18 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә Казандагы “Ярдәм” мәчетендә татар журналистикасы ветераны Мөслимә Шәфыйкның “Корычлар ныклыгы гынамы?!!” дигән 450 битле китабы киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.

1937 елда Татарстанның Мөслим районындагы Олы Чакмак авылында дөньяга килгән Мөслимә (Лена) Вәгыйз кызы Шәфыйковага олы тормыш юлы узу насыйп булды. Ул үзенең бөтен гомерен татар журналистикасына багышлады. Башта Казан дәүләт университетының татар журналистикасы бүлеген тәмамлау бәхетенә иреште.

Мөслимә ханым хезмәт эшчәнлеген “Яшь ленинчы» (“Сабантуй”) газетасында башлады, аннары Әлмәт шәһәре газетасында хезмәт юлын дәвам итте. Шулай да ул тормышының зур өлешен, ягъни 1968 елдан 1993 кә кадәр (25 ел) “Татарстан” радиосында эшләп үткәрде.
Мөслимә ханым бүген дә актив тормыш рәвеше алып бара. Ул хатын-кызларның “Мөслимә” дигән иҗтимагый оешмасы әгъзасы һәм шушы исемдәге газетаның актив хәбәрчесе дә.

Мөслимә Шәфыйкның “Корычлар ныклыгы гынамы?!!” дигән китабы татар мәдәниятенең яңарышы һәм Россиядәге исламның күтәрелеше турында.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе