«Ярдәм» мәчетендә шагыйрә Лилия Сәлахетдинованың китабы тәкъдим ителде

«Ярдәм» мәчетендә шагыйрә һәм популяр җырлар авторы Лилия Сәлахетдинованың «Күңелем көндәлеге» дигән китабын тәкъдим...

БӘЙЛЕ
2014 Фев 06
«Ярдәм» мәчетендә шагыйрә һәм популяр җырлар авторы Лилия Сәлахетдинованың «Күңелем көндәлеге» дигән китабын тәкъдим итү кичәсе үткәрелде. Хәзерге вакытта Лилия мөселманнарны тернәкләндерү үзәге "Ярдәм”дә ислам нигезләрен өйрәнә.

Лилия "Иҗатымда минем тормышым” (2012) һәм "Күңелем көндәлеге” (2013) дигән ике шигырьләр җыентыгы авторы. Аның тарафыннан 10нан артык җыр тексты язылып, алар җырчылар Лилия Хәмитова, Рамилә һәм Рәзилә Батыровалар, Миләүшә Сәгъдуллина репертуарына кертелгән.

«Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов Лилия Сәлахетдиновага иҗади уңышлар һәм тормыш сынауларын узганда рухи ныклык теләде. Илдар хәзрәт сүзләренчә, инвалид кызның иҗаты һәм тормыш сынауларына бирешмәве – ул батырлык вә кешелеккә үрнәк.

Китапны тәкъдим итү мәҗлесендә Казан шәһәре муниципаль берлеге Башкарма комитетының телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Ирек Арсланов та бар иде. Ирек әфәнденең билгеләп узуынча, "Ярдәм” мәчете хезмәткәрләренең инвалидларны җәмәгатьчелеккә күрсәтүе мактауга лаек.

Иҗади кичәдә Лилия Сәлахетдинованың шигырьләре һәм җырлары яңгырады. Мәҗлескә Лилиянең иҗатташ дуслары да килгән иде. Алар тарафыннан башка кешеләрнең җырлары да башкарылды. Китапны тәкъдим итү кичәсенә Чистай, Балык Бистәсе, Уфа, Буа, Мамадыштан кунаклар килгән иде.

"Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе