«Ярдәм» мәчетендә «Россия патриотлары» дигән балалар лагеры төгәлләнде

Казанның «Ярдәм» мәчетендә «Россия патриотлары» дигән балалар лагеры үзенең эшен төгәлләде.

БӘЙЛЕ
2015 Янв 14

Казанның «Ярдәм» мәчетендә «Россия патриотлары» дигән балалар лагеры үзенең эшен төгәлләде. Кышкы сменада 40 бала Коръәни-Кәримне һәм дин нигезләрен өйрәнде.

Балаларның каникулы вакытында “Ярдәм” мәчетендә лагерьлар оештыру күркәм гадәткә әйләнде. Бу юлы исә әлеге лагерьга “Россия патриотлары” дигән исем бирелде.

Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовның сүзләренчә, мөселман яшьләре арасында ватанпәрвәрлек һәм Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләү имамнарның өстенлекле бурычы булып тора.
“Ярдәм” мәчетенең тагын бер үзенчәлеге шуннан гыйбарәт: биредә инвалид балалар да дини белем ала. Тик алар гыйлемне Луи Брайль системасы нигезендә үзләштерә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе