«Ярдәм» мәчетендә – Өлкәннәр көненә багышланган корбан мәҗлесе

Бүген, ягъни 1 октябрьдә Казандагы “Ярдәм” мәчете чатырында Өлкәннәр көненә багышланган корбан мәҗлесе үткәрелде.

БӘЙЛЕ
2015 Окт 01

Бүген, ягъни 1 октябрьдә Казандагы “Ярдәм” мәчете чатырында Өлкәннәр көненә багышланган корбан мәҗлесе үткәрелде. Аңа Левченко бистәсендәге “Сөләйман” мәчетенә йөрүче өлкән яшьтәге бабайлар да, әбиләр дә, Юдино бистәсендәге инвалидлар да һәм, әлбәттә, бүгенге көндә “Ярдәм” мәчетендә белем алучы күрмәүчеләр дә килгән иде. Аларны “Ярдәм” мәчетенең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов, “Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, Күрмәүчеләрне Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова һәм башка хезмәткәрләр каршы алды.

“Сөләйман” мәчетенең алыштыргысыз азанчысы, мөнәҗәтчесе, хәтта ки җырчысы Миңлеәхәт абый Минҗанов бу мәҗлестә “Карурман” җырын башкарды һәм биредәге халыкны үзенең моңлы тавышы белән әсир итте.

...Заманалар авыр, михнәтләр күп:
Дус-иш кирәк дөньялар көтәргә.
Карурманны чыккан чакта,
Кошлар сайраган чакта:
Ай, бик ямансу шул чакта...

75 яшьлек Миңлеәхәт абыйның бу авыр көйне атказанган артистлардай, саф чишмә суын эчкән сыман башкарып чыгуына сокланмыйча мөмкин түгел. Кызганыч, яшь чагында «Апаз сандугачы» (Арча районы газетасында аны шулай дип язып чыгалар) җырлавын дәвам иткән булса, һичшиксез Татарстанның халык артисты исемен алган булыр иде. Шушы моңлы азан тавышын ишеткән Казан мэры аны моннан берничә ел элек хаҗга юллама белән бүләкләгән иде.

Берәүнең: “Сез нишләп җырчы булып китмәдегез?”-дигән соравына Миңлеәхәт абый: “Мин заманында Наил Әюпов, Хәлим Җәләловлар белән бергә театр училищесына укырга кергән идем, тик укуымны тәмамлый алмадым”,-дип җавап бирде.

Хәер, “Ярдәм” мәчете чатырына җыелган башкалар да ашап-эчеп, сыйланып кына утырмадылар, үз һөнәрләрен күрсәттеләр. Күренекле шагыйрә Шәмсия Җиһангированың кыйбла турында шигырь сөйләвен, җырлавын, гармунчы Рәсим Зариповның үзе уйнап, үзенең моңлы көй сузуын, танылган артист Хәлимә Искәндәрова, Галия Нәгыймова, Сания Курмакаева, Ясәви Ибраһимов белән аның хәләл җефете Асия ханымның, Татьяна Николаеваның һәм башкаларның чыгышын халык бик яратып кабул итте.

“Алма апа, үпкәләмә, бүген сиңа сүз биреп булмый. Хәзер сезгә корбан итләре таратабыз. Ә аралашу, туганлашу дәвам итә”,-диде әлеге мәҗлесне бик күркәм төстә алып баручы Гамил Нур, Әлмира апа Әдиатуллина ягына карап.

“Ярдәм” мәчетенең имамы Раил хәзрәт Әхмәтев Коръәннән аятьләр укып, дога кылгач, бу күркәм мәҗлес тәмам булды. Шәхсән минем өчен иң күркәме шул булды: бу мәҗлестә "Ярдәм" мәчетенә Коръән укырга өйрәнү теләге белән килгән балалар да катнашты. Алар да әлеге мәҗлестән үзләренә нәзакәтле әдәп-әхлак дәресләре алгандыр, дигән фикергә килдем. 

Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе