"Ярдәм" мәчетендә кызлар клубы утырышы булып узды

“Ярдәм” мәчетендә “Иман йорты” проекты кысаларында эшләп килүче Мөслимәләр клубы очрашуы узды.

БӘЙЛЕ
2014 Апр 28

“Ярдәм” мәчетендә “Иман йорты” проекты кысаларында эшләп килүче Мөслимәләр клубы очрашуы узды. Чарага Казаннан гына түгел, төрле районнарда яшәүче мөселман кызлары да килгән иде.

Кызлар үзләренең исламга килү тарихлары белән бүлеште, беренче тапкыр яулык бәйләгән вакытларын искә алды, моның белән бәйле килеп туган проблемалар һәм аларны ничек чишүләре турында сөйләде.

Мөслимәләр арасында кечкенәдән исламда булучылар да, бу юлга күптән түгел генә басып, әле яулык ябарга кыймаучылар да бар иде. Әлеге чара үзара нәсыйхәт ясарга, киңәшләшергә, кызларга үзара танышып, киләчәктә аралашып яшәргә дә ярдәм итте.

“Иман йорты” проекты кысаларында очрашулар даими булып тора. Киләче чара – 6 май көнне “Рәйхан” кафесында үткәрелә торган Аралашу клубында танышу кичәсе булачак.

"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе