Мәхәллә халкы һәм Күрмәүче мөселманнарның "Ярдәм” тернәкләндерү үзәге шәкертләре авиаһәлакәттә җан бирүчеләрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
"Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов Аллаһы Тәгаләгә һәлак булганнарның рухларын кабул итүне һәм аларның туганнары, якыннарына бу олуг кайгыны җиңү өчен батырлык бирүне сорап мөрәҗәгать итте. Ул шулай ук мөселманнарны һәлак булганнар рухына дог кылырга чакырды.
-Ил өчен Казандагы авиафаҗига - иң зур кайгы. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның тирән хәсрәтен уртаклашабыз. Хак Тәгалә авиаһәлакәттә һәлак булганнарга Үзенең җәннәтен бүләк итсен, ә аларның туганнарына һәм якыннарына бу кайгыны басар өчен түземлелек вә сабырлык бирсен,-дип мөрәҗәгать итте мөселманнарга Илдар хәзрәт Баязитов.
Кичә Мәскәүнең Домодедово аэропортыннан Казанга юл алган "Боинг-737” очкычы Татарстан башкаласына төшеп утырганда кичке якта – 19:26 сәгатьтә һәлакәткә очрады. Очкычтагы 44 пассажир һәм экипажның 6 әгъзасы барысы да һәлак булды. Алар арасында Татарстан Президенты улы Ирек Миңнеханов, ФСБның республика башлыгы Александр Антонов та бар.
18 ноябрь, ягъни бүгенге дүшәмбе Татарстанда матәм көне, дип игълан ителде.
«Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте