«Ярдәм» мәчетендә күрмәүчеләрнең чираттагы курслары башланды

Казанның «Ярдәм» мәчете каршындагы күрмәүчеләр һәм бераз күрүчеләрне Тернәкләндерү үзәгендә дини белем бирү курслары башланды.

БӘЙЛЕ
2015 Фев 05

Казанның «Ярдәм» мәчете каршындагы күрмәүчеләр һәм бераз күрүчеләрне Тернәкләндерү үзәгендә дини белем бирү курслары башланды. Курслар бер ай дәвам итәчәк. Дини белем алу өчен илнең төрле төбәкләреннән һәм Татарстан районнарыннан күрмәүчеләр килде инде.

80 инвалид тернәкләндерү курсларында катнашачак. Курс кысаларында, инвалидларга киң программа тәкъдим ителә. Алар ай буена Брайль системасы буенча Коръән укырга өйрәнәчәк. Моннан тыш, күрмәүче шәкертләргә компьютер, фикһ, гакыйдә, сира, җирле шартларны исәпкә алып йөрергә өйрәнү дәресләре керәчәк.

Шәкертләрнең тулай торакта яшәү, ашау-эчү, уку, хезмәт күрсәтү, ике якка да юл чыгымнарын “Ярдәм” Ислам милли хәйрия фонды күтәрәчәк. Курслар тәмамлангач, күрмәүчеләргә мәчет басмаханәсендә әзерләнгән аудио китаплар тапшырылачак. Укуда аеруча уңышларга ирешкән шәкертләргә биредә Брайль системасындагы Коръән китаплары биреләчәк.

Тернәкләндерү курслары барышында танылган ислам мәгарифчеләре, татар мәдәнияте һәм әдәбияты эшлеклеләре белән очрашулар, театр караулар, ислам темасына багышланган викториналар һәм конкурслар булып узар, дип көтелә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе