"Ярдәм» мәчетендә «Энҗе» дигән кул эшләре бәйгесе булып узды

Узган шимбәдә "Иман йорты" яшьләр үзәге Казандагы "Ярдәм" мәчетендә ТҖ МДНнең "Зәкят" фонды...

БӘЙЛЕ
2014 Окт 27

Узган шимбәдә «Иман йорты» яшьләр үзәге Казандагы “Ярдәм” мәчетендә ТҖ МДНнең “Зәкят” фонды хезмәткәрләре булышлыгында “Энҗе” дигән республика бәйгесен үткәрде.

Биредәге күргәзмәгә төрле кул эшләнмәләре куелган иде. Анда тегелгән һәм бәйләнгән әйберләрдән алып, чәчәкләргә һәм имзалары төшерелгән агач сувенирларга хәтле бар иде. Экспозицияләрне карарга килүчеләр “Ярдәм” Тернәкләндерү үзәгендә белем алучы күрмәүче мөселманнарның да эшләрен күрде.

Бәйге-конкурсның төп максаты – татар халкының гамәли сәнгатен саклау һәм үстерүгә өлеш кертү, дип билгеләп узды “Иман йорты” җитәкчесе Ләйсән Солтанова.

Бәйгедә катнашучыларның эшләрен тарихчы Тәэминә Биктимерова, журналист Земфира Гыйльметдинова, «Тренд» яшьләр үзәге җитәкчесе Ринат Нуриев бәяләде.

Жюриның бәяләмәсеннән чыгып, 1 нче урынга Линда Габдерәшитова лаек, дип табылды. 2 нче урында – Резеда Әгълиуллова, 3 нчедә – Эльза Сәгъдиева һәм “Апрель», «Здравушка” тернәкләндерү үзәкләре, 4 нче урында – Алсу һәм Гадилә Сәфәрова.

Конкурсның “Гран-при” бүләге исә Гөлназ Садыйровага тапшырылды.

“Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе