«Ярдәм” мәчетендә чираттагы курслар башланды

Күрмәүче мөселманнарның “Ярдәм” Тернәкләндерү үзәгенә бу юлы алтмышка якын күзләре буенча инвалид...

БӘЙЛЕ
2014 Апр 29

Күрмәүче мөселманнарның “Ярдәм” Тернәкләндерү үзәгенә бу юлы алтмышка якын күзләре буенча инвалид җыелачак. Аларның килү урыннары да төрле җирләрдән: араларында Ульян өлкәсе, Мари Иле, Удмуртия, Башкортстан, Чечня, Дагыстан һәм башка республикалардан һәм, әлбәттә, Татарстан районнарыннан кешеләр бар.

Үзәктә инвалидларны берничә төрле юнәлештәге тернәкләндерү программасы көтә. Бу барыннан да бигрәк, җирле шартларны исәпкә алып йөрергә өйрәнү, өй эшләре белән шөгыльләнү, психологик тернәкләнү узу.

Үзәкнең директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова сүзләренчә, курсларга килгәнчегә хәтле күрмәүчеләр кеше арасына бик чыгып йөрмиләр, ябык яшәү рәвеше алып баралар. Һәм беренче бурыч – аларны чит ярдәмнән тыш, үз-үзләрен карауга өйрәтүдән гыйбарәт. Алар көнкүреш җиһазлары белән файдаланырга, үзләренә ашарга әзерләргә, кибеткә һәм даруханәгә барырга өйрәнә.

Шәкертләр биредә бер ай вакыт эчендә ислам нигезләренә өйрәнә. Мондагы уку программасы татар, рус һәм гарәп телләрендә Коръән укырга өйрәтүче Брайль системасы белән тәэмин ителгән. Мөселманнар биредә компьютер, интернет белән эшләргә өйрәнә.

Курслар тәмамлану белән шәкертләрне имтихан көтә. Күпләр программаны уңышлы үзләштерә һәм курслар ахырында намаз укый ала, 10нан да ким булмаган сүрә белә, үзләрен кешеләр арасында иркен хис итә башлый. Кайбер инвалидлар кабат тернәкләнү узуга мохтаҗ. Мәликә ханым билгеләп узганча, курсларга укырга килү күрмәүчеләргә ялгызлыктан котылу чарасы да булып тора.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе