«Ярдәм” мәчетендә 40 яшь Коръәнхафиз тәрбияләнә

Казандагы “Ярдәм” мәчетендә 40 яшь Коръәнхафиз әзерләнә.

БӘЙЛЕ
2014 Авг 27

Казандагы “Ярдәм” мәчетендә 40 яшь Коръәнхафиз әзерләнә. Әле яңарак кына бу гыйбадәтханәдә изге китапны яттан өйрәнүче балаларның җәйге лагеры тәмамланды. “Ярдәм” мәчетендә әлеге балалар өчен Коръән өйрәнү курслары гына оештырылып калмады, бәлки ислам нигезләре, татар теле һәм Россия халыклары мәдәнияте буенча дәресләр дә керде. Шулай ук биредә спорт чаралары да, Коръән уку һәм азан әйтү буенча бәйгеләр дә булып узды.

“Ярдәм” мәчете шәкертләре Казандагы малайлар арасында Коръән уку буенча үткәрелгән ярышта да җиңеп чыктылар. Әлеге конкурс ТҖ МДН һәм “Зәкят” фонды булышлыгында “Апанай” мәчетендә оештырылды.

Конкурс ике номинациядә – Коръәннең бер һәм ярты җүзен яттан сөйләү буенча булып үтте. Беренче номинациядә “Ярдәм” мәчете укучылары беренче (Мөхәммәдали Рәсүлев), икенче (Мостафа Сангаков) һәм өченче (Инсаф Вәлиев) яулады. Балалар бүләккә велосипед, кесә телефоны һәм электрон Коръән китабын алуга иреште.
Икенче номинациядә “Ярдәм” мәчете шәкерте Данил Нестеровка шулай ук беренче урынны алу насыйп булды. Аңа бүләккә велосипед тапшырылды.

“Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов сүзләренчә, балалар лагеры яшьләрне традицион рухта тәрбияләүгә, традицион ислам идеологиясен аңларга, балаларның сәләтен аңларга булыша.

Лагерьдагы балалар Казан ипподромында булдылар, атта йөрделәр, С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы аэродромында үткәрелгән “Мин күкне сайлыйм” дигән бәйрәмдә катнаштылар.

“Ярдәм” мәчетендәге лагерьның тагын бер үзенчәлеге шуннан гыйбарәт: биредә Луи Брайль системасы буенча Коръән өйрәнүче инвалид балалар да белем ала.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе