«Ярдәм» мәчетенә танылган тарихчы Тәэминә Биктимерова килде

Кичә Казандагы «Ярдәм» мәчетенә танылган тарихчы, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр Академиясе Тарих институтының...

БӘЙЛЕ
2013 Окт 08
Кичә Казандагы «Ярдәм» мәчетенә танылган тарихчы, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр Академиясе Тарих институтының милли мәгариф теориясе һәм тарихы Үзәге фәнни хезмәткәре Тәэминә Әхмәт кызы Биктимерова килде.

Тәэминә ханым - татарларның хатын-кызлар тарихы буенча белгеч, ул мәгърифәт өлкәсендә татар хатын-кызларының роленә багышланган берничә монография, шулай ук бу темага язылган күпсанлы мәкаләләр авторы да.

Тәэминә Әхмәт кызы "Ярдәм” мәчете каршында күрмәүчеләрне тернәкләндерү Үзәгенең эше, биредә алып барылучы күпсанлы социаль проектлар, Хатын-кызларның эшлекле клубы белән танышты.
Тәэминә ханым мәчетнең мәхәллә халкына танылган татар хатын-кызлары һәм аларның татар милләте тарихындагы роле турында сөйләде.

Тәэминә ханым фикеренчә, "Ярдәм” мәчетендә оештырылган гамәл Татарстан өчен зур әһәмияткә ия. Мәчетнең һәм тернәкләндерү үзәгенең эшендә хатын-кызлар һәм яшьләрнең катнашуы аеруча мөһим.

Яшьләрне мөһим гамәл белән шөгыльләндерү республика өчен аеруча әһәмиятле бүгенге көндә.
Тәэминә Биктимерова яшьләр белән эшләүнең зур әһәмияткә ия икәнлеген тагын шуның өчен дә яхшы аңлый: җөмһүриятебездә тотрыклылык өчен күп эшләр башкарган танылган гаилә вәкиле ул. Тәэминә Әхмәт кызының туганы, Элек Татарстан Эчке эшләр министры булган, хәзерге вакытта Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсхәт Әхмәт улы Сәфәров республикада экстремистик рухтагы яшьләрне профилактикалау өчен күп эшләр башкарды.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе