
Ислам Дөньясы Лигасындагы Бөтендөнья Коръәнхафизлар әзерләү оешмасының белем бирү бүлеге җитәкчесе Шәех Мөхәммәд Сөнбел рәсми визит белән Казанга килде. Ул Татарстан башкаласындагы Коръән өйрәнү үзәкләрендә, шул исәптән “Ярдәм” мәчете каршындагы Күрмәүчеләрнең Коръәнхафизлар әзерләү үзәгендә дә булды.
Шәех Мөхәммәд биредәге курсларда белем алучылар һәм аларның мөгаллимнәре белән дә танышты, шулай ук күрмәүчеләрне укыту мәсьәләләре белән дә кызыксынды. Мондагы балалар үзләренең биредә алган белемнәрен Коръән укып күрсәттеләр, Шәех исә алардан бик канәгать калды һәм ул үзәкнең эшен югары бәяләде. Шәех Мөхәммәд: “Раббыбыз кешеләрне күрмәүче итеп, аларны түбәнгә төшерми, киресенчә, җәннәттәге дәрәҗәләрен күтәрә”,-дип белдерде.
Шәех Мөхәммәд Сөнбел “Ярдәм” мәчете каршындагы Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәгенең эше белән якыннан танышканнан соң, үзәкнең эшенә: “Бу кабатланмас бинада биниһая зур эш башкарыла”,-дигән бәяләмә бирде. Ул биредәге шәкертләргә югары дәрәҗәдә белем бирелүенә һәм мөгаллимнәрнең сыйфатлы укытуына шәхсән үзе күреп ышанды.