"Ярдәм" мәчете укучылары азан әйтү ярышында катнашты

Казанның "Ярдәм" мәчетенең тугыз укучысы азан әйтү ярышында катнашты.

БӘЙЛЕ
2014 Апр 30

Казанның "Ярдәм" мәчетендә белем алучы тугыз укучы азан әйтү ярышында катнашты. Казанның "Әл-Мәрҗани" мәчетендә азан әйтү осталыгы буенча ярыш узды.

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Казан мөхтәсибәте белән берлектә үткәрелгән әлеге чара Казан ислам көллияте шәкерте Яхъя тарафыннан укылган Коръән аятьләре белән башланып китте. Казан шәһәренең имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин: “Эш көне дә булгач, бу хәтлек үк катнашырга теләк белдерүче булыр дип көтмәгән дә идем. Шөкер, 50дән артык кеше теркәлде. Казаныбызда 57 мәчет бар. Тагын 11е төзелеп килә. Казаныбызның барлык мәчетләреннән берьюлы матур итеп азан тавышлары яңгырасын иде! Иншә Аллаһ, бүген җиңү яулаучыларга азан әйтергә Казан мәчетләрендә урын табылыр. Барыгыздан да Аллаһ разый булсын”, - дип, азан әйтүчеләрне сәламләп, аларга уңышлар теләде.

Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин ярышта катнашучыларны Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде. “Тарихыбызда бабаларыбызга азаннарны әйтү тыелган чорлар булган. Казанда шушы мәчеттә генә манарага менеп азан әйтә иделәр. Хәзер Татарстаныбызда мең ярым мәчет, шушы мәчетләрдә көн саен мөәзиннәр бишәр тапкыр азан әйтә. Революциягә хәтле бу сан өч меңнән артык булган. Без әле дә шушы революциягә хәтле чорда булган азан әйтү дәрәҗәсенә кайта алмадык. Бүген кемдер беренче урыннарын алыр, кемдер урынсыз калыр, ләкин сез бөтенегез – чемпион. Үз мәчет-мәхәлләләрегездә, үз районнарыгызда сез – иң осталары. Азан әһәмиятен башкаларга да өйрәтегез, аңлатыгыз. Аллаһ Тәгалә һәркайсыгыздан разый булсын!” - диде Рөстәм хәзрәт.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов: “Узган елда безгә, “иртә белән йоклап булмый, азан әйтеп уяталар”, дип зарланган кешеләр дә булды. Киләчәктә матур, дөрес итеп әйтелгән азаннарга карата андый сүзләр булмас, һәркем туктап, сокланып тыңлап торыр, кемнәрнеңдер күңелендә мәчеткә кереп, намаз уку теләге дә уяныр. Бу ярыш шул максатка ирешергә ярдәм итсен дигән теләктә калам”, - диде.

Рәсми чыгышлар тәмамланганнан соң, "Әл-Мәрҗани" мәчете имамы Рамил хәзрәт Мингәрәев ярышның тәртибе белән таныштырып үтте. Татарстан күләмендә үткәрелгән бу чарага Казан шәһәре мәчет-мәдрәсәләреннән дә, Нурлат, Буа, Алабуга шәһәрләреннән дә, кайбер районнардан да килүчеләр булуын әйтте.

Катнашучыларның яшь зурлыгы буенча өч төркемгә бүленәчәге, сәхнәгә берьюлы 4 ярышучы чыгып, азанны өлешләп ә йтеп, үзара ярышачаклары мәгълүм булды. Кече төркемгә 10 яшьтән 15 яшькәчәләр катнашуга карамастан, арада 6 яшьлек балалар да бар иде.

Мисалга, “Ярдәм” мәчетеннән килгән Газиз Бигимиев шундыйлардан (“Ярдәм” мәчетеннән ярышта катнашырга барлыгы 9 бала килгән). Икенче төркемне 15тән 20 яшькәчә булганнар тәшкил итсә, өченче төркемгә 20 яшьтән алып, өлкәннәр кертелде. Иң олы катнашучы – 62 яшьлек Сәлим абый Кадыйров булып чыкты.

"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе