
Кичә Казанда “2015 ел Хәйриячесе” дигән республика бәйгесендә җиңүчеләрне котладылар. Тантана вакытында төрле номинациядә 70 бүләк тапшырылды.
Әлеге бәйгедә җиңүчеләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Җөмһүриятенең тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова һәм лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм итүче Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фонды идарәсе рәисе Владимир Ваваилов котлады.
“Ярдәм” мәчете хезмәткәрләре “Мәрхәмәтлелек бүләк итүче” номинациясендә җиңүчеләрнең берсе булды. Әлеге бүләк бу мәчетнең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка тапшырылды.
Илдар хәзрәт Баязитов хәбәрчебезгә бу бүләкнең инде икенче тапкыр – быел һәм 2013 елда бирелүе хакында сөйләде.
Билгеле булганча, “Ярдәм” хәйрия фонды авыр хәлдә калган күпбалалы гаиләләргә, студентларга, ятим балаларга, ялгыз калган пенсионерларга булышуы белән данлыклы. Биредә бигрәк тә күрмәүче инвалидларга зур игътибар бирелә.