«Ярдәм” хәйрия фондының 10 еллыгы Габдулла Тукайның туган көненә туры килде

Бүген Казандагы “Ярдәм” Милли ислами хәйрия фондының ун еллыгы шул ук исемдәге Күрмәүчеләрнең тернәкләндерү үзәгендә билгеләнеп үтелде.

БӘЙЛЕ
2016 Апр 26

Бүген Казандагы “Ярдәм” Милли ислами хәйрия фондының ун еллыгы шул ук исемдәге Күрмәүчеләрнең тернәкләндерү үзәгендә билгеләнеп үтелде.

Әлеге юбилейга Татарстан башкаласының Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы итеп яңа билгеләнгән Сергей Миронов, Татарстан мөфтие урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Батров, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Илдар хәзрәт Баязитов, Бөтенроссия күрмәүчеләре җәмгыятенең Казан бүлеге җитәкчесе Николай Колесников, иганәчеләр Айрат Гыймадетдинов, Хәбибрахман Миңнуллин, күрмәүчеләр курсында белем алучылар һәм, әлбәттә, “Ярдәм” мәчете мәхәлләсе халкы катнашты.

Биредә Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Мироновка беренче итеп сүз бирелде. Ул “Ярдәм” мәчетендә күрмәүче мөселманнарны укытулары хакында ишетеп белүе хакында сөйләде, бу изге эштә мәхәллә халкына уңышлар теләде.

Аннары мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров үзенең сүзләрен бәян кылды. Башта ул әлеге мәҗлестә катнашучыларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен ирештерде һәм ул кул куйган рәхмәт хатларын “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка, “Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлевка, Күрмәүчеләрне Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдиновага, шулай ук мөгаллимнәр Идрис Хәйретдиновка, Фәнис Мингәрәевкә, Руслан Закировка тапшырды.

Аннары Казан хакимиятендә дин бүлеген җитәкләүче Илнур Шакировка сүз бирелде. Ул шулай ук “Ярдәм” мәчетендә күрмәүчеләргә Брайль системасында дин сабагын өйрәтүнең бик күркәм гамәл булуын, моның күрүчеләргә дә сабак булуын белдерде. Илнур әфәнде шулай ук Илдар хәзрәткә, Илһамга һәм Мәликә ханымга үзенең бүләкләрен тапшырды.

“Ярдәм” хәйрия фондына 10 ел буена күрмәүчеләрнең укуларын алып бару өчен булышучылар да бар. Ул иганәчеләр - “Аудэкс” оешмасы директоры Айрат Гыймадетдинов белән Хәбибрахман Миңнуллин. Бүгенге мәҗлестә аларга да сүз бирелде.

Иң мөһиме – әлеге кичәдә биредә белем алучы күрмәүчеләрнең үзләренә дә сүз бирелде. Кыргызстаннан килгән Гөлсара ханым үзләренә “Ярдәм” мәчетендә Казан халкының җәннәт оештыруы хакында бәян кылды. Һәм Гөлсара ханым “ярдәм”леләрне юбилее белән котлап, кыргыз телендә моңлы бер җыр сузды. Таҗикстаннан Казанга белем алырга килгән Иркен исә таҗик телендә берничә куплет җырлап бирде. Аның җырында таҗик халкының мөстәкыйль булуына горурлану хисләре дә, белем алуның шатлыклы булуы да чагылыш тапкан иде.

Миңа бигрәк тә ут күршебез Башкортстаннан килгән Салаватның “Ашказар” халык җырын башкаруы күңелемә сары май булып ятты, дисәм дә буладыр. Тавышы да бик матур һәм көр күренде Салаватның.

Үзебезнең Хәлимә апа исә татарча җырлап, телебезнең илаһи гүзәллеген күрсәтте.

Соңыннан бу моңлы кичәне алып баручы Гамил Нур кинәт кенә күрмәүчеләрдән: “Бүген нинди көн? Кайсыгыз әйтә ала?”-дип сорады. Шунда аларның берсе: “Габдулла Тукайның 130 еллыгы”,-дип әйтеп куйды. “Әйе, дөрес. Шуңа күрә хәзер “Туган тел” җырын башкарырбыз”,-диде Гамил Нур һәм барча халык бөек шагыйребез сүзләренә язылган җырны башкарды.

Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе