«Ярдәм» хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев «Көмеш ярымай» медале белән бүләкләнде

«Ярдәм» Ислам милли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев Свердлов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең «Көмеш ярымай» медале белән бүләкләнде.

БӘЙЛЕ
2016 Май 24

«Ярдәм» Ислам милли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев Свердлов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең «Көмеш ярымай» медале белән бүләкләнде.

Свердлов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең мөфтие Абдул-Коддус хәзрәт Ашарин Казанга килде һәм күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләренең эшчәнлеге вә “Ярдәм” фондының башка проектлары белән танышып китте.

Ислам дине үсешенә керткән биниһая зур хезмәте һәм хәйрия эшчәнлеге өчен Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре «Ярдәм» фонды президенты Илһам Исмәгыйлевкә «Көмеш ярымай» медален тапшырдылар.

Исегезгә төшерәбез: Илһам әфәнде Исмәгыйлев 1980 елның 16 маенда Буа районының Исәк авылында Фәтхирахман һәм Әнисә гаиләсендә дөньяга килә. Ул 1987-1997 елларда Яшел Үзән районындагы Әйша авылында урта мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлый. Шул ук елны (1997) Казан универсаль институтына (көндезге белем алу рәвеше) укырга керә һәм аны 2002 елда төгәлләүгә ирешә. Дөресрәге, ул укуын экстерн рәвештә Чувашия дәүләт университетының "Юриспруденция" дигән факультетында тәмамлый, аннан "Дәүләти-хокук белгече" дигән диплом алып чыга. 2002 елда ул Казанның "Бишбалта" ҖЧОнда РЭУ-1 участогы җитәкчесе, аннары шундый ук вазифада Киров районының Торак-коммуналь идарәсендә, "Жилстройсоюз" ябык акционерлык җәмгыятендә эшләп ала.

Илһам әфәнде шулай да тормыштагы үз урынын 2004 елда "Сөләйман" мәчетенә килгәч кенә таба дияргә мөмкиндер. Кызганычкадырмы, бәлки бәхеткәме, ул вакытларда алар яшәгән йорт кинәт кенә янып китә. Илһам әфәнде ярдәм сорап, күп кенә оешмаларга мөрәҗәгать итә. Шул исәптән, ул "Сөләйман" мәчетенә килеп чыга һәм анда эшләүче Илдар хәзрәт Баязитов белән таныша. Аны Илдар хәзрәт үзенә эшкә чакыра. Шул рәвешле, алар бергәләп эшли башлыйлар һәм, әйтергә кирәк, күп уңышка ирешәләр. Илдар хәзрәт: "Илһам Фәтхирахманович безгә килгәч, эшебез күзгә күренеп алга китте. Ул мәчетнең барлык документларын тәртипкә китерде, хәйрия эшләребездә теләп катнаша башлады. Илһам әфәнде хәзер дә "Ярдәм" мәчетендә күрмәүчеләрне укытуда биниһая зур эш башкара",-диде. 

Илһам әфәндене 2007 елда бертавыштан "Ярдәм" Милли ислами хәйрия фондының президенты итеп сайлыйлар. Ул шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хокук саклау үзәге җитәкчесе дә булып тора. Илһам Фәтхирахманович өйләнгән, бер улы, ике кызы бар. 

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе