«Ярдәм» фонды зәкят җыюны дәвам итә

«Ярдәм» Милли ислам хәйрия фонды зәкят җыюны дәвам итә.

БӘЙЛЕ
2014 Июл 22

«Ярдәм» Милли ислам хәйрия фонды зәкят җыюны дәвам итә. Зәкят сәдакасы – ярлылар, мохтаҗ затлар файдасына, шулай ук исламны таратуга ярдәм итүче проектларны үстерүгә багышланган мәҗбүри еллык салым. Ул ислам диненең бер баганасы да.

“Ярдәм” фонды зәкятны инвалидларга, кыен хәлдә калган күп балалы гаиләләргә, студентларга, ятим балаларга, ялгыз пенсионерларга тапшыра. Фонд күзләре буенча инвалидларга, саңгырауларга һәм Балалар церебраль параличы булган кешеләргә аеруча әһәмият итә. Фонд аларга айлык тернәкләндерү курслары оештыра, махсус әдәбият һәм аудиопродукция бастырып чыгара.

Зәкят еллык җыелган акчаның 2,5 проценты күләмендә түләнә.

Коръәннең 9 нчы сүрәсенең 60 нчы аятендә зәкят тиеш булган кешеләр санап кителә. Алар:

1.Акча эшли алмаучы ярлылар.
2.Яшәү өчен минимум чыганагы булган мохтаҗлар.
3.Зәкятны җыю һәм тарату белән шөгыльләнүчеләргә (мәхәллә карары буенча аларга хезмәт хакы итеп бирелә).
4.Ислам динен яңа кабул иткән иманга якын яки диндә әле көчсез мөселманнарга бирелә.
5.Колларны сатып алу һәм азат итү өчен (хәзерге заман шартларында бу нигезләмә туктатылды).
6.Зәкят табигый бәла-казадан, һәлакәттән, авырудан, гаилә чыгымнарыннан, өйләнүдәге, йорт сатып алудагы бурычтан котылу максатларында файдаланыла.
7. Аллаһ юлындагы, исламны дәгъватлауда, өйрәнү һәм тикшерүдәге мөселманнарга бирелә. Бу дотация аларның чыгымнарын каплау һәм шөгыльләрен дәвам итү чарасы буларак тапшырыла. Биредә барыннан да бигрәк сүз студентлар турында бара.
8.Чит җирләрдә авырлыклар кичерүче мосафирларга бирелә.


Үзегезнең зәкятыгызны мондый адреска – Казан шәһәре, Серов урамы, 4а йорттагы “Ярдәм” мәчетенә китерә аласыз.

“Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе