
Казандагы «Ярдәм» Милли ислами хәйрия фонды хезмәткәрләре Татарстан башкаласында Арча районы күрмәүчеләре җәмгыяте вәкилләре белән очрашу үткәрде.
«Ярдәм» фонды каршындагы күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге үзенең эшчәнлеген киңәйтә бара. Бу уңайдан, шушы көннәрдә Арча каласы күрмәүчеләре җәмгыяте вәкилләре белән очрашу уздырылды. Рәмзия Фәтхирахман кызы Сибагатова әлеге табынның иганәчесе иде.
Күрмәүчеләр белән эшләүче «Ярдәм» фондының рәсми вәкиле Назим Сибагатов күзләре инвалид булганнарга һәм бераз күрүчеләргә сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. Очрашу барышында фонд белән хезмәттәшлек итү планы төзелде. Якын көннәрдә булачак чаралар арасында Арча күрмәүчеләре өчен Казандагы сукырларны тернәкләндерү үзәгенә сәфәр кылу да каралган иде.