
«Ярдәм» Милли ислами хәйрия фонды хезмәткәрләре шагыйрә Лилия Сәлахетдиновага электр күчергечле сиртмәле арба бүләк итте.
Буа районының Күл Черкене авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә Лилия Сәлахетдинованың физик мөмкинлекләре чикле булса да, бик актив яшәү рәвеше алып бара.
Лилия массакүләм мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итеп, акча чыганакларын эзләүгә каршы иде, дөресрәге, ул кешеләрне борчырга теләмәде. Тик сиртмәле арба да бик кирәк. Һәм менә аның күптәнге хыялы тормышка ашты. Беркөнне аңа “Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлев шалтыратып: “Лилия, иртәгә “Ярдәм” мәчетенә кил, синең өчен бик уңайлы булган сиртмәле арба китерделәр”,-диде.
Лилия мондый хәбәргә бик шатланды, әлбәттә. Хәзер аңа хәрәкәт итү өчен көпчәкләрне кул ярдәмендә әйләндерергә кирәкми, бер төймәгә басу да җитә. Шуңа күрә ул “Ярдәм” фонды җитәкчеләре Илдар хәзрәт Баязитовка, Илһам Исмәгыйлевка бик рәхмәтле.