
7 мартта “Ярдәм” фонды хезмәткәрләре үзләрендә эшләүче гүзәл затларны һәм “Юдино” бистәсендәге инвалид хатын-кызларны табын янында котлау мәҗлесе уздырылды.
Билгеле булганча, гүзәл затларны бәйрәмнәре белән тәбрик итү күптән килә торган тантана. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) тә аларга карата бихисап күп җылы сүзләр әйтеп калдырган. Аерым алганда, ул: “Җәннәт аналарның аяк астында”,- дип әйтеп, әниләрнең һәркем өчен никадәрле кадерле вә якын булуын безләргә белдергән.
“Ярдәм” фондындагы кичәдә Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов һәм “Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлев катнашты. Илдар хәзрәт фонд эшендә тырышлык куйган гүзәл затларга чәчәкләр, рәхмәт хатларын бирде, ә “Юдино” бистәсе инвалидлары җитәкчесе Татьяна Владимировна Николаевага «Мәрхәмәтле йөрәк өчен” медален тапшырды. Билгеле булганча, Татьяна Владимировна җитәкчелегендәге инвалидлар Юдино бистәсеннән бирле килеп, “Зур Казан” типографиясендә нәшер ителгән китапларны җыюда шактый эш башкардылар, зур ярдәм күрсәттеләр. Биредә аларның үзләрен дә буш калдырмадылар, бүләкләр бирделәр.
Бу көнне шәкертләр Иркен һәм Гыймран апаларына рәхмәт йөзеннән, мөнәҗәт әйттеләр, җырларын багышладылар. Ә гүзәл затлар үзләренә күрсәтелгән игътибарга, җылы карашка бәхет күгендә тибрәнгәндәй булдылар.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе