
Озын Куак район үзәге Батыр бистәсеннән 8 км ераклыкта урнашкан. Русча атамасы – Долгий Остров. Авылга 1600 елда нигез салынган. Биредә 1000 татар яши. Советлар Союзы Герое Баки Рәхимов һәм Россия авторлык җәмгыятенең академигы Рафаил Шәкүрев шушы авылда туган.
Озын Куакта беренче мәчет 1879 елда ачылган, 1938 елда ул ябыла. Авылда мәчетне кабат 1992 елда ачыла. Намаз укучылар күп булу сәбәпле, 1996 елда иске йорт сатып алып, шунда икенче мәчет ачып җибәрәләр. Ул салкын һәм уңайсыз булганга, авыл җыенында яңа мәчет төзергә дигән нияткә киләләр. Яңа мәчет бинасы кирпечтән, ул тулысынча халык акчасына төзелгән.
“Безнең Татарстаннан да кунаклар чакырып, мәчет ачылуны зурлап билгеләп үтәсе килгән иде. Әмма авыл халкы Рамазан аена кадәр ачарга кирәк дигән теләк белдергәч, районнан, мөфтияттән килгән кунаклар белән генә уздырырга ниятләдек. Уразага кергәндә тагын бер бәйрәм булсын”, - диде Озын Куак авылы имамы Рәис Яфизов.
Чувашиядә барлыгы 36 мең татар яши, яңа ачылачак мәчет бу республикадагы 47 нче мәчет булачак. Җан исәбеннән чыгып исәпләгәндә, Россиянең бу регионында мәчетләр бик күп - 766 татарга бер мәчет туры килә. Озын Куакта бу күрсәткеч тагын да югарырак – авылда яшәүче 500 татарга бер мәчет туры килә дип хәбәр итте "Татар-информ".