
Шундый сорау куйдым да, уйга калдым. Башкортстандагы үзебезнең өйнең тышкы күтәрмәсенә чыккач, ни күзем белән күрим, атлы арба озын такталар салган да, аскы урамга юырта. Арбадагы такталар шыгырдый, әйтерсең, үз телләрендә бер-берсе белән нидер сөйләшәләр. Аларның әйтәселәре күп тә бит, кем тыңлар аларны? Кемгә кирәк ул хатирәләр?
Узган җәйдә келәт-амбарның идән-сайгакларын каерып, шуны ташый башлаганнар иде. Быел башта түбә калайларын каердылар, аннары такталарын каерып алдылар. Урыны-урыны белән ак кирпечтән өелгән баганалары гына тырпаеп калды. Инде бүгенге көннәрдә анысы да юктыр, мөгаен. Келәтләре, корылмалары белән амбар алды юкка чыкты. Бераз калкып, йә түбәнәеп торган урыннары гына ятимләнеп калды.
Ә хатирәләре ачык һәм ачы хакыйкатьле тарих сәхифәсенә әйләнеп, эзе әле югалып бетмәгән битләрен ача башлады.
Минем туган өем – амбар яныннан беренче йорт. Телибезме-теләмибезме, күзләребез кояш чыгышына, аның тәүге нурларын күрүгә юнәлә иде.
Мин ул келәтләрнең кайчан төзелүен белмим. Мин туганда алар бар иде инде. Көзге урып-җыюда ашлык белән көшелләр тула иде. Бөтен авыл халкы бирегә салынган ашлыкны җилгәрергә тотына, уңышның чистасын “заготзерно” дигән пунктка озаталар иде. Урып-җыю вакытында башка урыннардан да бөркәүле машиналар басудан амбарга ашлык ташый иде. Чистарткач, кая китте икән ул ашлык? Ашлык уңмаган җирләргәдер инде, дип тә юанасы килә. Әле ашлыкны тегермәндә тарта башлагач, ындыр табагында эшләүчеләргә бер уч он бирәләр иде. Берсендә Гыйлемҗан абыйның: “Онлы булдык!”-дип куанып, түбәтәе белән он алып кайткан чагы күңелемдә яңарды.
Ашлык өлгергәнче, халык бергәләп чүбен утауга йөрде. Игенчеләр гел бергә, гел күмәк эшләде.
Әйе, халык гел бергә иде. Авылда эшкә чыкмаучы гомумән юк иде. Җилгәргечтә эшләүче хатын-кызлар җилгәрү машиналарын гел кул белән әйләндерделәр. Беләкләре ничек түзгәндер бәгырькәйләрнең! Алар безгә чаклы да, без дә сабыр-түземле булдык, һәр эшне күмәк башкардык. Ул еллар безне эшләргә, бергәлеккә өйрәтте. Мин әле эшли-эшли укыган елларымда да ялга кайткач, ашлык җилгәрергә амбарга керә идем. Хезмәт хакы язасызмы, дип сорау юк, әмма авылдашларыма булышу ниятем көчле иде. Моның өчен дә мин Раббыбызга рәхмәтлемен.
Берсендә авылга кайткач, әни: “Кызың булышты, Нәҗирәттәй, амбарга кер, бер бидерә бодай бирәбез”, дигәннәрен сөйләде. Амбарга кергән ул, бодайны алган. Авылга кайткач, әнинең куанып шул хакта сөйләве күңелемдә яңарды.
Менә шулай, кардәшләрем! Тормыш, гомер турында фикерләүләр вакыт үткән саен тирәнрәк уйландыра икән.
Кемнәр салган ул амбар-келәтләрне, кемнәр төзегән? Сүз дә юк, бездән алдагы элекке буын вәкилләре инде. Безнең карт әтәйләр, абзыйлар, балта осталары салган аны. Сыйфатлы итеп, булсынга дип эшләгәннәр. Аларның хезмәт җимешен сүтү дә җиңел түгелдер. Ул чактагы булсынга, дип эшләүчеләрнең җаны-рухы тыныч түгелдер. Карт әтәйләр, әтиләр. Аларның замандашлары күптән инде җир куенында. Зиратыбызда йөз яшәр, мең яшәр тупыллар шаулый. Алар белән амбар, сүтелгән ындыр табагы арасы биш йөз метрдан артмыйдыр. Мәрхүмнәрнең, колхоз төзегән эшпәрпәрләрнең рухы рәнҗемидер, дип бүген кем әйтә ала? Раббым, кичер безләрне, аларның рухын шат кылсаң иде!
Аннары җанымны әрнеткәне шул тагын: Сарьяз елгасына сөзәкләнеп төшкән иңкүлектә дистәләгән нефть каланчалары авылымның сүлен суырып утыра.
Моннан берничә еллар элек авылыбыз басуында да нефть суырдылар, басуны, сулыкларны кара дегеткә батырдылар. Әлеге елгаларга су коенырга төшкән казларның канатлары кара майдан сәлперәеп, салынып, ялтырап тора иде. Кемгә файда булгандыр аннан? Уйлап карыйк әле. Күңел тынычсызлана. Нигә җирнең җаныннан суырып алынган кара май нефтьчеләрне генә, аерым алганда, аларның хуҗа булганнарының гына кесәсен калынайтырга тиеш соң әле?! Каян килеп миллионер булган ул? Аллаһы Тәгалә биргән бу җирлекнең, анда яшәүчеләрнең өлеше түгелмени бу? Әлеге уйны Русия Дәүләт Думасы югарылыгында хәл итү мәсьәләсе көн кадагына килеп баскан, лабаса.
Бу ындыр табагын, келәт-амбарларны гына юкка чыгару түгел. Русия дигән дәүләтнең халыкчанлык нигезенең кырыен чатнатуга тиң бит ул. Аллаһы бүләге булган җирдә шунда яшәүче барлык кешенең да өлеше бар диясем килә.
Ә безнең барыбызга да, авылдашларыма да рухи пакьләнүгә юнәлергә кирәк. Коръәнебезне, Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с. г. в.)тормышын, хәдисләрне, динебез нигезләрен әйбәт белсәк, зиратларыбыздагы каберләрне рәсемнәр белән бизәмәс идек. Йә Аллаһ, кичер безләрне!
Әйе, кешенең барлыгын аңлау өчен бер гомерең генә җитәрме? Буыннар таушалып, иҗтимагый идарәләр алышынып торганда? Раббыбыз кушканча яшәгәндә мондый әрнү-аянычлар булмавына ышанып яшик!
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете