
Узган шимбәдә Казанның Мәскәү районында моннан 15 ел элек ачылган “Сөләйман” мәчетенең юбилеен билгеләп уздык.
1998 елның язында хакимияттән рөхсәт алып, Казанның Левченко бистәсендә яңа мәчетнең нигезен төзү эшләре башлана. Ә аңа кадәр бистә мөселманнары прораб Рәхимҗан Сөләймановка мәчет салырга исәпләре барлыгы турында белдерәләр. Ул риза була, әлбәттә. Ни өчен дигәндә, аның Левченко бистәсендә яшәгән әтисе Сөләйман улы Срур Мәскәү районында дини йолаларны үтәү белән мәшгуль була. Бистә халкы аны, әйтергә җайлы булганы өченме, “Сөләйман бабай” дип атап йөртә. Үзе вафат булганнан соң да аның шул исеме күбрәк яңгыраш ала.
Акчалары да аз була мәхәллә халкының. Шуңа күрә гыйбадәтханәнең проектын да Рәхимҗан аганың үзенә ясарга туры килә. Булган акчага кирпеч алып, алар эшне башлап та җибәрәләр. Рәхимҗан абзыйның шул чакларда Мәскәү районы Советы депутаты булып йөрүе дә файда итә. Ул шул вакыттагы Мәскәү районы хакимияте башлыгы Гүзәлия Минкинага хәлне аңлатып бирә. Аларның бу гозере фәрештәләрнең “Амин” әйтеп торган чагына туры килгәндерме, анысын төгәл генә әйтеп булмый. Ул бистә халкын бик яхшы каршылый, чәй эчереп, тәфсилләп сөйләшеп, булышырга вәгъдә итеп, аларны кайтарып җибәрә. Аннары Гүзәлия Тәлгат кызы үзенең ул вакыттагы беренче урынбасары Шамил Гыйльмановны чакырып, аңа Левченкодагы мәчет төзелешенә һәр яклап булышырга куша.
Озакка сузылмый бу мәчет төзелеше. 1999 елның 1 декабрендә үзенең ишекләрен ача. Ник дигәндә, җитди ярдәмчеләре күп була Рәхимҗан Сөләймановның. Ул аларга, ягъни Миңлеәхәт, Вәкас, Әсхәт, Камил, Госман, Рәмзил, Әмир абыйларга, Фагыйлә, Тәскирә, Мәксүмә, Әлфия, Рәшидә, Зөләйха апаларга, шулай ук инде вафат булганнар Каюм, Хикмәтулла, Рәис, Госман, Габдрәфик, Зөфәр, Дамир мәрхүмнәр һәм Мәдинә апаның гаиләсен бәләкәй китапчыкта язып чыгарып та, олуг рәхмәтләрен белдерде Рәхимҗан ага.
Раил хәзрәт Әхмәтев Коръән укып башлаган мәҗлестә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде. Ул бирегә җыелган халыкны Мәүлет бәйрәме һәм мәчет ачылышының 15 еллыгы белән котлады. Һәм мәхәллә кешеләрен, бирегә җыелган мөселманнарны 2 гыйнварда “Кол Шәриф” мәчетендә булачак Коръән укучылар мәҗлесенә чакырды. Быелның 3 гыйнварында исә Болгарда Мәүлет аена багышланган кичә була икән. 4 гыйнварда Теләче районының Иске Җөри авылында ятим балалар йорты ачыла. Мөфти хәзрәтләре мөселманнарны шушы чараларда катнашырга чакырды.
Казан шәһәре Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнеш бүлеге башлыгы Илнур Шакиров Казан мэры һәм үз исеменнән “сөләйман”лыларны бу зур вакыйга уңаеннан котлады. Аларның саулык-сәламәтлектә, бәхет-шатлыкта, иркен мул тормышта яшәүләрен теләде. Аннары ул мәчет төзелешенә үзенең зур өлешен керткән Рәхимҗан Сөләймановка, “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка, “Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам исмәгыйлевка, Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдиновага рәхмәт хатларын тапшырды.
Казан имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдингә сүз бирелгәч, ул сүзне ерактанрак башлады. 1992 елда Татарстанның Диния нәзарәте оеша. Ул вакытта Казанда нибары 3 мәчет, ә Татарстанда 18 гыйбадәтханә була. “Ул чакларда мәчет салу эше бик авыр иде. Акчасын да тупларга, халык белән дә эшләргә кирәк иде. Мәчетне салганда, Рәхимҗан абый минем янга көн саен булмаса да, көнаралаш килә иде. Шул рәвешле, бергә-бергә киңәшләшеп төзедек без бу мәчетне”,-диде Мансур хәзрәт. Аннары ул яңа мәчеттә имамнарга эшләве шулай ук авыр булганлыгын бәян кылды. Мәчеткә өченче имам итеп, Исхак хәзрәт Лотфуллин
Илдар хәзрәт Баязитовны тәкъдим итә. Мансур хәзрәт: “Анда акчасы да юк, эшли алмас”,-дип аңа каршы төшә. Әмма Исхак хәзрәт үз сүзендә нык тора. “Илдар хәзрәт бик әйбәт егет, тәртипле һәм көчле кеше. Акчалы мәчеттә кем дә эшли анда, менә мондый акчасыз мәчеттә эшләп күрсәтсен ул”,-ди Исхак хәзрәт Лотфуллин. Кыскасы, 2002 елның көзендә Илдар хәзрәт “Сөләйман” мәчетенә имам-хатиб итеп билгеләнә. Ул биредә “Ислам инфо” газетасын нәшер итте, күрмәүчеләргә Брайль системасындагы Коръәнне укытырга кереште. 2013 елда исә Серов урамының 4а йортында “Ярдәм” мәчете ачылгач, Илдар хәзрәт үз командасы белән шунда күчеп китте.
“Баштагы чорда Казанда нибары 3 мәчет булса, хәзер аларның саны 60ка җитте. Илдар хәзрәтнең тырышлыгы нәтиҗәсендә “Сөләйман” мәчетенең даны бөтен дөньяга таралды. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен эшләгән хәзрәтләргә Раббыбызның ярдәме булды. Ә Илдар хәзрәтнең бертуган апасы Мәликә ханымга килгәндә, ул әллә мәчеттә яшиме, кайчан килсәм дә монда була, дия идем. Минем балаларым да “Сөләйман” мәчетендә үткәрелгән лагерьга йөрделәр. Шуңа күрә беләм боларны. Сокланам мин Мәликә ханымның көч-куәтенә. Аллаһы Тәгалә Сезгә зурдан-зур уңышлар насыйп итсен”,-диде Мансур хәзрәт һәм “Сөләйман” мәчете ияләренә зур Коръән китабы бүләк итте.
Аннары Киров-Мәскәү районнары хакимияте җитәкчесе урынбасары Ирек Арсланов сүз алып, район хакимияте исеменнән “сөләйман”лыларны котлады. “Без бу мәчетнең салынуын зур шатлык белән кабул иттек. Элек ул Мәскәү районында бердәнбер мәчет булса, бүгенге көндә Киров һәм Мәскәү районнарында 10 гыйбадәтханәбез бар. Сезгә бәхет-шатлыкта, тынычлыкта-иминлектә динебезне алга җибәрүдә тырышып хезмәт итүегезне теләп калам”,-диде Ирек әфәнде һәм мәхәллә халкына рәхмәт хатларын тапшырды.
Ә бераздан мәхәллә халкына Мәликә ханым Гыйльметдинова Иске Җөри авылында тәрбиягә алган зәгыйфь балаларны да күрү насыйп булды.
Тантаналы кичәдә Рәхимҗан Сөләймановка,
Мәскәү районы хакименең элекке беренче урынбасары Ирек Даутовка, эшкуарларга,
кем әйтмешли, “Сөләйман” мәчете сандугачы Минлеәхәт абый Минҗановка, хатын-кызларга да сүз бирелде. Аларның һәммәсе дә мәчетне төзүчеләргә һәм анда эшләп, якты үз калдырган Илдар хәзрәт командасына олуг рәхмәтләрен белдерделәр. Минлеәхәт абый исә үзенең “Хуш, авылым” дигән моңлы бер җырын бүләк итте.
Кытайдан килгән мөселман кардәшебез Базарбай Бикчәнтәев да “сөләйман”лыларга үзенең күркәм көйләрен җырлап күрсәтте.
Мин соңыннан Илдар хәзрәткә: “Сөләйман” мәчете Сезнең күңелегездә нинди урын алып тора?”-дип сорадым. Ул: “Тормышымның иң матур, иң күркәм, иң бәхетле чорлары “Сөләйман” мәчетендә үтте. Шуңа күрә дә бик якын һәм кадерле ул күңелемә. Бирегә килгәндә, миңа нибары 29 яшь иде. Бу мәчеткә беренче тапкыр килгәндә, бирегә кеше йөрми, эшләве авыр булыр, дип уйладым. Азрак тырышлык куйсаң, Аллаһы Тәгалә булыша башлый икән. Ул безгә эшкуарларын да җибәрде, бәрәкәтен дә бирде. Без һәрчак тырышып эшләргә тырыштык, шулчагында Раббыбыз ярдәменнән ташламый икән. “Сөләйман” мәчетен без шулай ук ташларга җыенмыйбыз. Ә “Ярдәм” мәчетендә күрмәүчеләргә динебезне өйрәтү өчен мөмкинлекләр күбрәк. Аның өчен без Хак Тәгаләгә һәм Казан мэры Илсур Рәис улы Метшинга рәхмәтлебез. Мәүлет аебызда барчабызга дини юлда зур уңышларга ирешү насыйп булсын”,-диде Илдар хәзрәт Баязитов.
Хатыйп ГӘРӘЙ