
21 майда узачак “Изге Болгар җыены”на барырга теләүчеләр өчен Татарстанның һәр районыннан, Казаннан берничә автобус биреләчәк. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.
Мөфти әйтүенчә, кайбер мәчетләр каршында түләүле автобуслар эше дә оештырылачак. Бу хакта игъланнар соңрак булачак.
Искәртеп узабыз, “Изге Болгар җыены” 21 нче майда үтәчәк. Бу көнне Болгар Ислам академиясе төзеләсе урында нигез ташы, истәлек капсуласы салыначак дип хәбәр итте "Татар-информ".