Истанбулда Иранның атом-төш программасына кагылышлы сөйләшүләр булып үтте

Иран атом-төш програмасыннан баш тартырга җыенмый. Чираттагы җыен 23 майда Багдадта булачак.

БӘЙЛЕ
2012 Апр 17
Иран атом-төш програмасыннан баш тартырга җыенмый. Чираттагы җыен 23 майда Багдадта булачак.

Атна ахырында бөтен дөнья илләренең күзе Истанбулга төбәлгән иде. Алмания һәм БМО Иминлек Шурасының даими әгъзасе илләре - АКШ, Англия, Россия, Франция дәүләтләре вәкилләре Иранның атом-төш программасы буенча сөйләшүләр алып барды. Анда Россия Федерациясе вәкиле булып, РФ тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков катнашты.
Бу очрашуны яктыртыр өчен Истанбулга чит илләрдән күп санлы журналистлар килде. Ябык ишекләр артында 10 сәгатькә сузылган күрешүләрдән соң Аурупа Берлегенең тышкы мөнәсәбәтләр югары вәкиле Кэтрин Эштон матбугат әһелләренә очрашу нәтиҗәләре буенча мәгълүмат бирде. Ул күрешүләрнең файдалы булуына басым ясады. Ләкин кайбер мәсьәләләр өстендә тагын күрешеп сөйләшү кирәклеге ачыкланганын белдереп, чираттагы сөйләшүләрнең 23 майда Гыйрак башкаласы Багдадта булачагын хәбәр итте.
"Бүгенге сөйләшүләрнең нигезен атом-төш кораллануны чикләү килешүе (NPT) тәшкил итте. Иранның атом-төш программасын тынычлык һәм яхшы ниятле максаттан алып баруына хөрмәт белән карыйбыз. Ләкин фарсы иленең әлеге килешүдә урын алган маддәләргә тугры калачагына, җаваплылыгын җиренә җиткерәчәгенә гарантия бирүен телибез", - диде ул. Эштон әлеге җыелышта башлыча Иранның атом-төш программасы буенча алга таба нинди адымнар ясаячагы, нинди процедуралардан соң тәгаен тәкъдимнәр белән сөйләшүләр алып барылачагы турында сүз барганлыгын җиткерде. Шул ук вакытта эшчәнлекләрен нинди кысаларда дәвам итәчәкләрен, белгечләрнең нинди шартлар астында җыелачагын билгеләгәннәрен бәян итте.
Билгеле булганча, Атом-төш кораллануын чикләү килешүенчә, (NPT) Иран атом-төш эшчәнлеге һәм атом маддәләре турында Халыкара атом энергиясе корылышына мәгълүмат җиткереп торырга тиеш. Шулай ук инспекторларның Иран атом корылышында тикшеренү алып баруларына рөхсәт бирүе кирәк.
Иран вәкиле, Милли Югары Иминлек Шурасы гомумсәркатибе Сәет Җәлили журналистлар каршына чыкканда, фарсы делегациясе "Атом энергиясе - бөтен кеше өчен, атом коралы - беркем өчен дә түгел" язулы баннер ачты. Анда, язудан тыш, Иран географик картасы һәм үтерелгән иранлы галимнәрнең фотосурәтләре урын алуы игътибарны җәлеп итте. Җәлили уран баету эшчәнлеген туктатуга уңай карамаганлыкларын белдерде. Аның атом технологиясен баетуга хезмәт иткәнлеген, бигрәк тә медицина һәм энергетика тармакларында кулланачакларын бәян итте. Аеруча, көнбатыш илләренең Ираннан гел таләптә булуларын гына, болар каршында нәрсә вәгъдә итәчәкләрен һаман ачыкламауларын телгә китерде. Сөйләшүләрдә кайбер мәсьәләләрдә килешенүгә барганлыкларын, кайберләрендә исә бәхәснең дәвам иткәнлегенә ишарә ясады. 23 майда Багдадта булачак җыенда ышаныч ныгыту чаралары мәсьәләләренә ныграк игътибар бирелергә тиешлеген ассызыклады. Ул: "Узган күрешүләр белән чагыштырганда, P5+1 илләре бу очрашуга уңай рух белән килгәннәр. Иң позитив атмосфералы сөйләшүләр бүген булды. Инде хезмәттәшлек турында сөйләшүләр алып барыр чак җитте", - диде. Иранның уран баету хокукына ия булуын белдереп, яхшы ниятле куллану өчен уранны 20 процент баетуга ихтыяҗлары булуына басым ясады. Аның чыгышыннан, Иранның Аурупа Берлеге тарафыннан алынган эмбарго карарын гамәлдән чыгартуга өметләнгәне аңлашыла.
Өстәп шуны да белгертү кирәк: 10 сәгатьлек очрашуда Сәет Җәлили АКШ вәкиленең икәүдән-икәү күрешү теләген кире какты. Ул бары тик Россия Федерациясе делегациясе белән генә аулак сөйләшү алып барды. Матбугат әһелләре белән очрашуында моны кат-кат телгә алды.
Өй хуҗасы булган Төркия үзе бу илләрнең җыелышына катнашамаса да, тышкы эшләр министры Әхмәт Давутоглу җыен башланыр алдыннан һәр илнең вәкиле белән аерым күрешеп, фикер алышуларда катнашты. Бу рәвешле, Төркия тышкы яктан тәэсир итеп, Иран атом-төш программасы мәсьәләсен хәл итүдә "кулайлаштыручы" ил ролен уйнарга тырыша кебек.
Вакыйганы искә төшереп, шуны да белгертеп үтү кирәк: моннан 10 ел элек фарсыларның яшерен рәвештә уран баету эшчәнлеге алып барганлыгы аңлашылган иде. Бу исә Иранда атом коралы ясалуында шик-шөбһәләрнең уянуына сәбәп булды. Әлеге вакыйгадан, беренче нәүбәттә, Израиль хафага төште. Ул Иранның атом программасын "Тынычлыкка куркыныч янаучы вәзгыять" - дип бәяләде һәм, белдерү таратып, халыкара җәмәгатьчелекне Иранга каршы чараларны арттырырга чакырды. Хәтта Иранның атом корылмаларына һөҗүм итү белән янады. Бүген халыкара җәмәгатьчелек Иранның атом коралы ясамавына дәлилләр сорый. Тәһран үзенең атом программасының бары тик тынычлык вә яхшы ният максатларына гына хезмәт итүен белдерә. 2006 елда башлаган Иран атом-төш программасы белән бәйле сөйләшүләрнең соңгысы Истанбулда 2011 елның гыйнвар аенда үткән иде. 15 айдан соң яңадан Босфор буена җыелган илләр әле һаман мәсьәләгә төгәл чишелеш таба алмадылар кебек. Иран үз ниятендә карарлы күренә. Алтын урталыкка өмет 23 майга калды дип хәбәр итте "Татар-информ".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе