
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 128 ел тулуны Истанбулда билгеләп үттеләр. Чарада Төркиянең танылган иҗтимагый-сәяси эшлеклесе, профессор Невзат Ялчынташ, Еврапа төбәкләре ассоциациясе президенты Ханде Бозатлы, Төрки дөнья мунициалитетлары берлеге генераль секретаре Мостафа Башкорт, “Берләштерелгән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” бөтендөнья оешмасының Урта Көнчыгыш һәм Көнбатыш Азия төбәк бүлеге генераль секретаре – Истанбул мэры киңәшчесе Мехмет Думан, Россиянең Истанбулдагы Генераль консуллыгы, Россиянең Истанбулдагы Сәүдә вәкиллеге, татар диаспорасы, иҗади интеллигенция вәкилләре, журналистлар, шулай ук Төркия Республикасында белем алучы студентлар катнашты.
Шигърият бәйрәмендә Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде. Шулай ук шагыйрьнең иҗади мирасы, аның татар халкы мәдәниятен һәм телен үстерүгә йогынтысы турында чыгышлар, татар, рус, гарәп, инглиз телләрендә шигырьләре һәм шигырьләренә язылган җырлар яңгырады.
Бәйрәмгә Казанның “Бәхетле балачак” хореографик ансамбле, шулай ук Истанбулның “Фидан” музыка үзәге балалары чыгышы ямь өстәде. Моннан тыш, бәйрәм кысаларында, Татарстан Ресубликасының Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге дипломнары, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Тантаналы чара традиция буенча Г.Тукайның шигыренә халык үзе көй чыгарган “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды. Концерт тәмамлангач, татар милли ризыклары белән чәй эчтеләр, дип хәбәр итәләр Татарстан Республикасының Төркия Республикасы Тулы аәкаләтле вәкиллегендә.
Чыганак: "Татар-информ"