Истанбул апрельдә лалә чәчәгенә күмелә

Апрель ае җитүгә, Истанбул лаләләргә күмелә. Бу 11 ел инде шулай.

БӘЙЛЕ
2016 Апр 18

Апрель ае җитүгә, Истанбул лаләләргә күмелә. Бу 11 ел инде шулай. Билгеле булганча, лалә төрки халыкларның милли чәчәге булып исәпләнә. Аның ватаны - Казакъстан туфрагы. Ул аннан Иран аша Анадолуга килеп ирешә һәм биредә күпләп үстерелә башлый. Хәтта яңа төрләре барлыкка килә. Кыска гомерле назлы чәчәк гасырлар буе үзенә сокландырткан.

Шунлыктан, ул төрки халыкларның рәсем вә зәркән сәнгатендә киң чагылыш тапкан. Алай гына да түгел, чүлмәк, керамика, мәрмәр эшләрендә дә лалә орнаментларын күрергә мөмкин. Хатын-кызлар тегү-чигү, бәйләү кебек кул эшләрендә дә лалә бизәкләренә еш мөрәҗәгать иткәннәр.

Глобальләштерү шаукымында кайбер милли үзенчәлекләр җуела башлаган чорда, Истанбулда лалә чәчәкләрен кабаттан тормышка кайтару буенча эш алып барыла. Лалә фестивале үткәрелеп, онытылуга йөз борган лалә сәнгате дә кабаттан җанландырып җибәрелде. Апрель ае буенча Истанбул урамнары, бакча-парклар лалә чәчәкләре белән бизәлә. Төрле формаларда сәнгати эшләнгән түтәлләрдә лаләләр тирә-як мохиттә искитмәле матурлык бөркеп утыралар.

Традициягә кереп киткән бу фестиваль кысаларында быел тарихи каланың нәкъ уртасында, Солтанәхмәт мәйданында, лалә чәчәкләреннән төрки мотивлы келәм ясалган. Анда 563 мең лалә утыртылган. 1728 кв. метрлык аланда урын алган дөньяның иң зур чәчәк келәмен күрергә бик күп илләрдән кешеләр килә.

Лалә фестивале шәһәрнең иң зур ял итү паркларында үзен аеруча сиздерә. Әйтик, Топ-капы музее янында урын алган Гүлханә паркында 53 төрле 930 мең, Йолдыз бакчасында 32 төрле 730 мең лалә утыртылган. “Гөзтәпә 60 нчы ел” паркын 1 млн 350 мең лалә бизи. Ә Босфор бугазының энҗесе - Әмиргән бакчасы 190 төрле 2 млн 800 мең чәчәк белән “Лалә җәннәте”н барлыкка китергән. Бөтен Истанбулга җәмгысе 20 млн-нан артык лалә утыртылган.

XI лалә фестивале җәһәтеннән, фотоосталар арасында фотосурәт бәйгеләре үткәрелә. Кичләрен лалә парклары төрле концерт-тамашаларга сәхнә була. Апрель ае буенча истанбуллылар лаләләр белән хозурлана дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе