2012 Апр 10
Испаниянең «Реал Мадрид» футбол клубы үзенең эмблемасын үзгәртергә кирәк дигән карарга килде, ягъни клубның логотибыннан тәре сурәте алынды.
Клуб җитәкчелеге бу хәлне Европа һәм Якын Көнчыгыш мөселманнары арасында команданың абруен күтәрү максатыннан эшләнүе хакында белдергән. Клубның вәкилләре төп халыкны мөселманнар тәшкил иткән төбәкләрдә аңлашылмаучылыклар һәм низаглар килеп чыкмасын өчен шулай гамәл кылулары турында әйткәннәр. Испания клубының җирле аркадашлары да реклама материалларыннан тәрене алуны таләп иткәннәр.
Исегезгә төшерәбез: Испания клубының эмблемасында тәре сурәте 1920 елда барлыкка килә. Ул чагында Испания Короле Альфонс XIII клубка үзенең химаясен, яклавын белдергән иде. "Реал Мадрид”ның төп көндәше "Барселона” үз эмблемасыннан тәрене алдырган иде инде. Алар Якын Көнчыгышта сатыла торган футболкалардагы тәрене дә юкка чыгарганнар. Бу исә Катар мәмләкәтендә урнашкан химая фонды әһелләре белән уңайлы мөнәсәбәтләрне бозмас өчен дә шулай эшләнгән.
Чыганак: "Татар-информ”