
11-21 ноябрь көннәрендә ТҖ МДН, РИИ, КФУ “Хәнәфи хокукый мәктәбе юриспруденциясе» дигән темага курслар уздыра.
Курсларны тыңлау өчен гаризаларны 9 ноябрьгә кадәр alsukiu@mail.ru адресына юлларга кирәк.
Укулар тәмамлангач, курсларны тыңлаучыларга өстәмә программа үтүләре хакында таныклык тапшырыла.
Лекцияләрне ислам хокуклары буенча югары белемле "Әл-Әзхәр" университеты мөгалиме Әхмәт Мәхмүт әш-Шәриф һәм Россия ислам институты ислам хокукы кафедрасы мөгаллиме, нәзарәтнең Голәмәләр шурасы әгъзасы Рөстәм Нургалеев укый дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.