Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә “Экстремизмга – юк!” темасына багышланган ачык дәрес узды

“Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” Казан югары мөселман мәдрәсәсендә “Экстремизмга – юк!” исеме астында...

БӘЙЛЕ
2012 Сен 21
"Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” Казан югары мөселман мәдрәсәсендә "Экстремизмга – юк!” исеме астында ачык дәрес үткәрелде. Әлеге мәдрәсәдә экстремизмга каршы көрәш мәсьәләләренә зур игътибар бирелә, ачык дәресләр үткәрү дә традициягә әйләнеп бара. Дәресне Рамиль хәзрәт Бикбаев алып барды. Ул шәкертләргә экстремизм турында, аңа ничек каршы торырга кирәклеге, төрле юнәлешләрдән саклану зарурлыгы хакында сөйләде.

Дәрестә 30дан артык шәкерт, мәдрәсә остазлары, шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт Карибуллин катнашты, дип хәбәр итә мәдрәсәнең ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин.
Чыганак: "Думрт.ру".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе