
Татарстанда һәм аннан читтә дини өлкәдәге эшчәнлеге белән билгеле булган, гаять зур абруй казанган Рәшидә абыстай Исхакый вафат. Аның җеназа намазы бүген, ягъни 22 апрельдә изге җомга көнендә Казанның “Тынычлык” мәчетендә, җомга намазыннан соң уздырылачак.
“Бүген, изге җомга көнендә, динебез үсешенә зур өлеш керткән остазбикә, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче меңләгән дин кардәшләребезнең мөгаллиме, мөхтәрәм дин әһелләрен тәрбияләгән зур гыйлем иясе Рәшидә абыстай Исхакый бакыйлыкка күчте. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Рәшидә абыстайның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам.
Рәшидә абыстай Арча районының Күпербаш авылында 1924 елның 20 июлендә дөньяга килгән. Унынчы бала булып туган Рәшидә апа сугыш чорының барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татыган. Балачакта ук дини тәрбия ала. Аннары дистәләгән еллар дәвамында мөгаллимә булып эшләп, дини гыйлемен республикабыз хатын-кызларына җиткерә. Бу эшләрне ул, курыкмыйча, совет чорында да алып барган, Казанның Тынычлык бистәсендәге өендә, яшерен рәвештә, гыйлем биргән. Үзгәртеп кору елларыннан соң, мәчетләрдә укыта башлап, күп сандагы китаплар нәшер итә. Аның намаз укырга өйрәткән басмасы буыннардан-буыннарга күчә бара һәм балаларны да, өлкәннәрне дә динебез кушканнарны үтәргә өйрәтә.
Бүген Рәшидә абыстайның меңләгән шәкертләре Россиянең төрле төбәкләрендә яши, динебез өчен хезмәт куя. Алар арасында мөхтәрәм дин әһелләре, мөгаллимнәр бар.
Рәшидә абыстай - 5 кыз һәм 1 ир бала үстергән олы җанлы ана. Улы Госман хәзрәт Исхакый озак еллар республика мөфтие (13 ел) булды. Хәзерге вакытта Рәшидә абыстайның шәҗәрәсен 120 оныгы һәм тораны дәвам итә.
Рәшидә абыстайның урыны җәннәт түрләрендә булсын, якыннарына сабырлык бирсен. Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәҗигун”, - диелә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кайгынамәсендә.
Чыганак: "Татар-информ"