Ислам дине – безнең тормыш мәгънәсе

Дөньяви җәмгыятьтә яшәп, ничек ислам кагыйдәләрен төгәл үтәргә?

БӘЙЛЕ
2014 Янв 23
Дөньяви җәмгыятьтә яшәп, ничек ислам кагыйдәләрен төгәл үтәргә? Күпләр ислам диненә ни өчен тартыла? Бүгенге вәзгытьтә ни сәбәпле исламга карата тискәре фикерләр еш яңгырый? Башкалабызның "Әл –Мәрҗани" Җәмигъ мәчете каршында 2003 елдан бирле эшләп килүче Казан Ислам көллияте шәкертләре Фәрит Сәмигуллин һәм Наил Мамадалиевнең, сабакташларының бүген әнә шул сорауларга анык җаваплары бар.

"Мин үзем Лаеш районының Нармонка авылыннан, Казан федераль университетының физика-математика факультетын тәмамладым. Бүген исә мин Казан Ислам көллиятенең 1 курс студенты. Ниятем, ислам юлында булып, шушы хак һәм тынычлык диненә хезмәт итәргә”, - ди Фәрит үз планнары белән уртаклашып. Гади гаиләдә туып-үскән ул. Университетта укыган елларында "Кол Шәриф”, "Мәрҗани” мәчетләренә йөреп, андагы хәзрәтләрнең вәгазьләрен йотлыгып, тыңлап килә, намазга баса һәм, үзе дә сизмәстән, ислам дине белән тирәнтен кызыксына башлый. "Тора-бара дөньяга карашым, теге яисә бу мәсьәләдә фикерләрем дә үзгәрде. Мәчеткә барып кайтсам, күңелем тынычланган кебек була, укуым да җиңелләрдән бирелә башлады. Әлбәттә, элеккеге гадәтләрем, көндәлек гамәлләремне дә үзгәрттем. Төрле интернет-салоннарда утырулар, мәчеткә барулар белән алмашты, социаль челтәрләрдә зомби кебек бертуктаусыз хат язышып, СМС җибәрүләр вакыты, китапханәдә ислам турында китаплар укуларга үзгәртелде”,-ди ул. Әнә шул рәвешле ислам юлына кереп китә Фәрит. "Гаиләдә бу адымыңны ничек кабул иттеләр соң?”- дигән сорауга Фәрит: "Бик уңай карадылар һәм хупладылар” ,- ди. Биредә ул бер мисал да китереп узды. "Моңа кадәр Яңа елларны гадәттәгечә, шау-гөр килеп, өстәл тулы хәрам ризык, шампан шәрабләре белән каршы ала идек. Быел исә мин беренче каникулыма кайттым һәм Яңа елны элеккечә каршылау турында сүз дә, әзерлек тә булмады. Бергәләшеп телевизор карадык, концертлар тыңладык һәм төнге 12 тулганда тәһарәтләр алып, киләсе елга теләкләр теләп, дога кылдым”.

Наил Мамадалиев исә тумышы белән Пенза өлкәсе Кузнецк шәһәреннән. Ислам дине йолаларын төгәл үтәгән гаиләдә үскән. Иң элек үз шәһәрләрендәге рус мәктәбендә, соңрак якындагы районда татар мәктәбендә дөньяви белем ала. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Казан Ислам көллиятенә укырга килә. "Минем тормыш формулам тулысынча ислам белән бәйле. 5 яшемнән инде намаз укыйм, тәмәке, аракы, башка хәрам ризыклар, комарлы уеннар минем өчен бөтенләй ят нәрсәләр. Моңа карап, рус каласында яшәсәм дә, миңа берәү дә, хәтта яшьтәшләрем дә чит-ят итеп, кырын карамады, ислам кануннары белән яшәүдән бернинди авырлык сизмәдем”, - дип сөйли Наил үзенең яшәү рәвешен ислам белән ни рәвешле бәйләп алып баруы хакында. Көллияттә дәресләр төшкә кадәр бара һәм тугызынчы сыйныфны тәмамлап бирегә белем алырга килгәннәр, көннең икенче яртысында Казанның 12 нче мәктәбендә дөньяви фәннәрне үзләштерәләр икән. "Без Казан Ислам көллиятендә укуыбыз белән бик бәхетле. Монда барлык шартлар да тудырылган. Тәртип катгый анысы, әмма без моннан канәгать,” - ди көллият шәкертләре.

Дөрестән дә чиста, җылы класслар. Йокы һәм ял бүлмәләре. Ашханә, китапханә, компьтер залы – барысы да бер бинада. Намазга исә мәчеткә йөриләр, шунда ук спорт залындагы тренажеркаларда мускулларын ныгыталар, теннис уйныйлар. Көллияттә шөкертләр арасында төрле конкурслар, олимпиадалар да еш уздырыла икән, көллият-мәдрәсәдә белем алучы студентлар арасындагы шәһәркүләм спартакиаларда да алар актив катнаша, җиңү яулыйлар. "Исламга килүче яшьтәшләремнең саны артканнан –арта бара. Бу бик матур күренеш һәм алга таба мин үзем дә ислам динен пропагандалау буенча бар булган белем-күнекмәләремне кулланачакмын. Ә инде исламга карата төрле тискәре уйдырмаларга без беребез дә ышанмыйбыз. Нинди генә атыш-шартлату булмасын, аннан ислам эзен эзлиләр. Һәрхәлдә, газета-журналларда, радио-телевидениедә шулай сөйлиләр. Явызлыклар кылына икән, моны чын-хакыйкый мөселман вәкиле эшләмәячәк. Андыйлар, йә адашкан, йә булмаса сау-сәләмәт түгел, ислам хакында алар берни дә белми. Киләчәктә әле ислам тагын да көчле диннәрнең берсе булачак һәм хак дин кушканча яшәүчеләр саны арта гына барачак. Менә кайбер агымнар, сәясәтчеләр шуннан шикләнә дә инде. Ислам дине башка диннәргә дә хөрмәт белән карый, башка милләтләр белән дус-тату яши, эшли һәм иҗат итә” , - ди беравыздан көллият шәкертләре.

Наилнең дә, Фәритнең дә киләчәктә үз төбәкләренә кайтып, андагы мәчет-мәдрәсәләрдә эшләргә, ислам дине фазыйләтләрен тагын да үтемле итеп аңлатып, халкыбызга хезмәт итәргә исәпләре. Ә хәзергә исә көллияттә белем эстәүне дәвам итү аларның бурычы. Көллияттә укыту һәм тәрбия план-программалары барысы да Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, шулай ук ТР Үзәкләштерелгән Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Биредә 3 ел уку дәвамында шәкерләргә исламда әдәп-әхлак, гакыйдә, тәҗвид, фикъһе, Коръән, сира, гарәп һәм төрек теле фәннәреннән белем бирәләр, хәдисләр ятлап, аларның мәгънәләрен үзләштерәләр. Шулай ук шәкертләргә психология, татар теле, физкультура, эш кәгазьләре тутырырга өйрәтү кебек фәннәр укытыла. Уку йортында 10 мөгаллим-тәрбияче эшли. Казан Ислам көллиятен тәмамлаучыларга урта һөнәри дини белем алу турында шәһадәтнәмә тапшырыла, алар имам-хатыйб, гәрәп теле һәм ислам нигезләре укытучысы һөнәрен алып чыгалар.
Сөләйман НӘҖМИЕВ

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе