
«Яндекс»тан алынган мәгълүматларга караганда, «Ислам дәүләте» дип аталучы янычарлар үз карамагындагы биләмәдә үз акчаларын әйләнешкә кертеп җибәрде. Алардагы мондый төр валюта “Ислам динары” дип атала. “The Telegraph” агентлыгы язуынча, бер алтын динар 139 долларга тигезләшә.
Үз карамагындагы биләмәләрдә мондый акчаны киң куллану якын көннәрдә башкарылачак. Янычарлар тарафыннан үз валюталарын чыгару “шайтанның киң җәелгән икътисадыннан коткарырга омтылу» белән аңлатыла.
“The Telegraph” агентлыгы билгеләп узганча, үз акчаларын чыгару өчен нигез итеп, хәлифә Госман вакытындагы, ягъни 630 елдагы ислам динары алынган. “Ислам дәүләте” акчаларында Коръәнгә җибәрелүче җиде башак һәм дөнья картасы сурәтләнгән.
Ислам динарлары күренешен Сүриянең янычарлары карамагында булган Ракка каласында яшәүче Әбү Ибраһим Раккави интернет челтәренә куйган.
Тагын шунысын дә әйтү мәслихәт: “Ислам дәүләте” эшчәнлеге Россиянең Югары мәхкәмәсе тарафыннан тыелган.