Искешәһәр татарлары мәдәни йорт төзергә тели

Төркиянең Искешәһәр татар җәмгыяте мәдәни йорт булдырырга тели. Искешәһәр татар җәмгыяте рәисе Абдулвахит Ирден Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановтан бу эшләрдә ярдәм сорый.

БӘЙЛЕ
2012 Июл 13
Төркиянең Искешәһәр татар җәмгыяте мәдәни йорт булдырырга тели. Искешәһәр татар җәмгыяте рәисе Абдулвахит Ирден Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановтан бу эшләрдә ярдәм сорый.

Бу көннәрдә Абдулвахит Ирден татар конгрессы рәисе Ринат Закиров белән очрашты. Анда Ирден әфәнде Искешәһәрдә яшәүче татарларның милли тормышлары турында тәфсилләп сөйләп, киләчәккә планнары белән бүлеште, диелә конгресс сайтында.

Шулай ук җәмгыять шушы арада татар теле курслары ачып җибәргән. Абдулвахит Ирден сүзләренә караганда, теләк белдереп йөрүчеләр күп булса да, җәмгыятьнең үз бинасы булмау сәбәпле, бөтен кешене дә сыйдыра алмыйлар икән. Хәзер инде җәмгыять рәисе Искешәһәрдә татар мәдәни йорты булдыру артыннан йөри башлаган. Ринат Закиров бу мәсьәләне контрольгә алачагын әйтте.

Август аенда узачак татар яшьләре форумында Искешәһәрдән ике делагат катнашачак.

Тимер Сәгыйтов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе