“Иске Казанда - милли моңнар” хәйрия фестивале була

20 августта сәгать 14.00 дә Биектау районы Камай авылында урнашкан “Иске Казан” музей-тыюлыгында “Иске Казанда - милли моңнар” хәйрия фестивале була.

БӘЙЛЕ
2015 Июл 16

20 августта сәгать 14.00 дә Биектау районы Камай авылында урнашкан “Иске Казан” музей-тыюлыгында “Иске Казанда - милли моңнар” хәйрия фестивале була.

Бер төркем татар эстрадасы җырчылары ДЦП, яман шеш белән авыручы балаларга ярдәм итү һәм тарихи әһәмияткә ия булган “Иске Казан” музей-тыюлыгын халыкка таныту проектында катнаша. Чара икенче тапкыр оештырыла.

Катнашучылар арасында 30 га якын татар җырчысы бар. Болар: Илнар Ялалов, Илшат Вәлиев, Илназ Гарипов, Гөлнара Габидуллина, Нурзадә, Зәринә Хәсәншина, Эльмира Сөләйманова, Данир Сабиров, Марсель Вәгыйзов, Энҗе Шәймурзина, Рәсим Низамов, Мөнир Рахмаев, Азат һәм Алсу Фазлыевлар, ИлСаф, Резедә Шәрәфиева, Чәчкә, Гүзәлия, Дилә Нигъмәтуллина, “Сорнай” ансамбле һ.б.

Фестиваль барышында “Иске Казан” комплексы буенча экскурсия, кызыклы уеннар, ярминкәләр уздыру да каралган. Ярминкәдән кергән акча, шулай ук, хәйрия фондларына тапшырылачак. Моннан тыш, бәйрәмгә килгән кунакларны “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының “Сабантуй”, “Ялкын”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары вәкилләре татар матбугаты белән таныштырачак, уеннар уйнатып, бүләкләр тапшыру да күздә тотыла.

Проектның төп максаты һәм шигаре – “Ярдәм” һәм Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондлары булышуында дәваланучы авыру балаларны тернәкләндерүгә өлеш кертү. Аның авторы – журналист, җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Исхакый, диелә Бөтендөнья татар конгрессы сайтында.
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе