
II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы Казанда иртәгә үзенең эшен башлап җибәрә. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы Гөлназ Шәйхи тәгаенләгәнчә, анда Татарстан Республикасы районнарыннан 60, Россия Федерациясе төбәкләреннән 250 һәм чит илләрдән 93 делегат катнашуы көтелә, форумга 100 гә якын шәрәфле кунак чакырулы.
Форумда катнашучылар 15е көнне БТК БК урнашкан бинада (К.Маркс ур., 38/5) теркәлү уза. Көннең икенче яртысында 12 нче гимназия, 2 нче, 4 нче һәм 7 нче лицей-интернатларның тәрбия юнәлешендәге эшчәнлекләре белән таныша, аннары кичке 7 нче яртыда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Ркаил Зәйдулланың “Үлеп яратты” спектаклен тамаша кыла.
Форумның төп чаралары 16 майга билгеләнгән: сәгать 10да Камал театрында пленар утырыш була һәм ул кичке 5нче яртыга кадәр бара. Шуңа кадәр делегатларга биредә халык һөнәрчелеге товарлары күргәзмәсе тәкъдим ителә. Милләттәшләрнең форумның мәдәни программасы кысаларында тагын бер үзенчәлекле чараны – “Сөембикә” хатын-кызлар журналының 100 еллыгына багышланган кичәне кичке 7дә тамаша кылу мөмкинлеге була, дип вәгъдәли оештыручылар. Шулай ук Казан кремлена экскурсия белән бару да күздә тотыла. Һәрхәлдә, форум программасы проектында шулар күздә тотыла.
Бу форум Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм конгресс каршында 1990 елдан бирле эшләп килгән “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы тырышлыгы белән гамәлгә ашырыла. “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы хатын-кызларның, гаиләнең һәм балаларның тормыш шартларын яхшыртуда дәүләт сәясәтен билгеләү; хатын-кызларга кагылышлы үткен сорауларны, бигрәк тә алар арасындагы эшсезлек проблемаларын хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләү; ана һәм бала хокукларын яклау; күп балалы гаиләләргә ярдәм итү; татар гаиләсен саклау аша татар милләтен үстерү белән шөгыльләнә. Оешманың рәисе - Кадрия Идрисова дип хәбәр итте "Татар-информ".