Иртәгә өченче мәртәбә "Якупов укулары" үткәрелә, Аллаһы боерса

2012 елның июль аенда терактта фаҗигале төстә арабыздан киткән күренекле татар мөселман дин әһеле...

БӘЙЛЕ
2014 Сен 03

2012 елның июль аенда терактта фаҗигале төстә арабыздан киткән күренекле татар мөселман дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якуповның туган көнендә, 4 сентябрьдә, “Якупов укулары” быел өченче мәртәбә уздырыла. “Якупов укулары” фәнни-гамәли конференциясе сәгать 10 да Россия ислам институтында (Казан ш., Газ урамы, 19) була. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәтнең һәм башка дин әһелләре, галимнәре катнашуы көтелә, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Моңа кадәр үткәрелгән “II Якупов укулары” фәнни-гамәли конференция материаллары җыентыгы дөнья күрде. “Хузур” нәшрият йорты тарафыннан нәшер ителгән әлеге җыентыкка 2013 елның 4 сентябрендә уздырылган дини, фәнни чарада катнашучыларның чыгышлары тупланган.

Җыентык Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб хакында әйтелгән фикерләре белән ачыла. “Вәлиулла хәзрәтнең күп төрле эшләрен, фикерләрен, ниятләрен туплап караганда, ул өч төп байлыкны булдырырга, кире кайтырырга омтылган. Беренчедән, бабаларыбыз мирасына таянган дини нәшрият. Икенчедән, дини мәгариф. Өченчедән дини милләт, ягъни иманлы-инсафлы татар милләте булып яшәү. Хәзрәт - бөтен көчен, акылын, гыйлемен, тырышлыгын дин юлына сарыф иткән шәхес”, - диелә мөфти язмасында.

Шулай ук китапка Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинның Вәлиулла хәзрәт хакындагы фикерләре, Рөстәм хәзрәт Батыр, Габдулла хәзрәт Әдһәмовның һәм башка дин әһелләренең, мөгаллимнәрнең төрле дини проблемаларны яктырткан мәкаләләре урын алган. РИИның гуманитар дисциплиналар кафедрасы җитәкчесе Резедә Сафиуллина-Әл Әнсинең күренекле дин әһелләре Галимҗан Баруди белән Вәлиулла Якуповның дин-шәригать мәсьәләләрен яктыртуда уртак яклары турындагы фәнни язмасы да зур кызыксыну тудыра дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе