
Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Иран Ислам Республикасы делегациясе оешма президенты Марат Кабаев җитәкчелегендәге РФ Мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе эшче төркеме вәкилләре белән очрашты.
Иран делегациясен шәһәр вице-мэры Тебриз Миратемад Эмади һәм Иран Ислам Республикасының Казандагы генераль консулы Рәсүл Шаян тәкъдим итте.
Кичә сөйләшүләр барышында яклар үзара танышу сәфәрләре һәм Россия белән Иран мөселманнар бизнесы вәкилләре арасында элемтәләрне җайга салу турында килештеләр.
Очрашу тәмамланганда, Иран делегациясе Марат Кабаевка истәлекле бүләк – шәмаил тапшырды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Чыганак: "Татар-информ"