Инвалидлар аны "Күрмәүчеләр җәннәте дип атый"

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондын, аның каршында эшләүче “Ярдәм” мәчетен сукыр кешеләр, инвалидлар “Күзе күрмәүчеләр җәннәте” – дип атыйлар.

БӘЙЛЕ
2016 Май 06

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондын, аның каршында эшләүче “Ярдәм” мәчетен сукыр кешеләр, инвалидлар “Күзе күрмәүчеләр җәннәте” – дип атыйлар. Алар, күпмедер, хаклы да. Чөнки нәкъ менә биредә алар үзләренең башкалардан, күзләре күрүче, сау-сәламәт кешеләрдән аермаларын сизмиләр дә кебек.

“Без “Ярдәм”дә бернинди физик кимчелексез, сау-сәламәт, барын да үзебез булдыручы кешеләр булып, тулы канлы тормыш белән яшибез. Мәңгелек караңгылык дөньясы башка төс ала. Үзебез кебекләр белән аралашу күңелдә ышаныч тудыра. Кирәк икән укыйбыз, намазларга үзебез рәхәтләнеп йөрибез, ашханәдә мөстәкыйль тукланабыз, һава суларга урамга чыгарга, шәһәр урамнары белән танышырга да өлгерәбез, саулыгыбызны ныгытабыз, үз-үзеңә хезмәт күрсәтергә (төймә төшсә тагып кую, энә-җеп тоту һ.б.) хәтта үзебезгә ризык әзерләргә өйрәнеп кайтып китәбез моннан”, – дип сөйли алар.

Ә “Ярдәм” фонды сукырлар, коляска ярдәмендә хәрәкәтләнүче һәм башка төр инвалидлар өчен барысын да булдырырга тырыша. Казанның Левченко бистәсендә урнашкан Сөләйман мәчетендә, сукырларга гыйлем бирү эшчәнлеген башлап, алар белән бер-ничә ел эшләү тәҗрибәсе шуны күрсәтә, - дип сөйли мәчеткә нигез салучы, имам-хатыйп Илдар хәзрәт Баязитов. Монда эшчәнлекне комплекслы алып бару кирәк. Ниндидер бәлагә тарыпмы, һәлакәт нәтиҗәсендәме сукыр калган, гарипләнгән кешедә укырга теләк тә тудырырга кирәк бит әле. Аларның кайсы бөтенләй яшәргә теләми, шушы халәте белән килешәсе килми, бөтен дөньяга нәфрәтле... Дөньяны, язмышны каргап утыра. Илдар хәзрәт, ярдәм сорап килгән һәрбер кешенең йөрәгенә үтеп керердәй сүзләр, гамәлләр кирәген яхшы аңлый.

Димәк, махсус белгечләр, медицина хезмәткәрләре дә кирәк. Менә шушыларны истә тотып, мәчетнең төзелешен планлаштырганда ук шушыйндый, һәм башка категория инвалидлар өчен уңайлыклар эшәүне максат итә ул. Мәчеткә керү өчен эшләнгән пандуслар, идәннәрдә сукыр кеше аягы белән сизеп-аңлый торган плитәләр. Тәһарәтханәләрдә, бәдрәфләрдә коляскада хәрәкәтләнүчеләр өчен җайлаштырылган бүлмәләр аерым. Намаз залларында келәмнәр аяк табаны белән тоеп, кыйбланы барлап, намаз укыганда да кыйбладан читкә борылмас өчен сырлар ясап җәелгән. (Чөнки сукыр кеше бит сәҗдәдән соң кире торып басканда юнәлешен бутап җибәрергә мөмкин.) һәрбер бүлмәнең ишеге янында Луи Брайль системасы буенча һәм рус хәрефләре белән әлеге бүлмә турында мәгълүмат язылган, әле укырга өйрәнмәгән, ягъни “Ярдәм”дә беренче мәртәбә булган сукырлар өчен төймәгә басып тавыш аша мәгълүмат алу мөмкинлеге дә бар. Коридорлардагы тотынып йөрү җайланмалары сары төстә. Сары төс- күз нурларын югалта барган кешенең иң соңгы күрә торган төсе ул.

Тарихка күз салсак, мәчетне төзү эшендә җөмһүрият һәм шәһәр хакимиятләре булыша. Әлбәтта инде иманы ныклы булган эшмәкәрләр, шулай ук мәхәллә халкы да әлеге изге эштән читтә калмый. Уртак көчләр белән тирә-юньдә тиңдәше булмаган мәчет төзелеп инвалидларга тапшырыла,- дисәм ялгышмам. Чөнки, үзләре белән аралашканда аңлыйсың, алар биредә үзләрен сау-сәламәт, кимчелексез итеп тоя. Фондның укыту - тернәкләндерү үзәгендә һәр айны диярлек курслар оештырыла. Ул ачылганнан бирле монда физик һәм психик тернәкләнү узып, Коръән укырга өйрәнгән инвалидларның саны 5 меңнән артып китә. Аның җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинова, эш тәҗрибәсеннән чыгып күрү һәм ишетү сәләтеннән мәхрүм булган инвалидлар белән эшләү өчен булдырган уникаль методика ярдәмендә, алар бер ай эчендә башлангыч белемне ала. Компьютер белемен үзләштерәләр, Брайль системасы буенча укырга-язарга өйрәнәләр. Җыеп кына әйткәндә тормышка җайлашып өлгерәләр.

Мәликә Гыйльметдинова сүзләренә караганда, моның белән генә чикләнми фонд, әлеге инвалидларга зур тормышка юллама да бирә. Кайсыларына югары уку йортына укырга керергә булыша, кайсыларына эшкә урнашырга. “ Бездән башлангыч алган шәкертләр арасында хәзрәтләр, укытучылар, массажистлар, юристлар һәм башка өлкәләрдә хезмәт куючылар бар. Инвалид булуларына карамастан алар тырышлар, төгәлләр. Алларына куелган эшне масатчан башкаралар. Үзебезнең укучыларыбыз арасыннан үзәккә эшкә кайткан хезмәткәрләребезнең беркайчан да йөзгә кызыллык китергәне булмады,“ - ди ул.

Фонд төрле юнәлешләрдә эшчәнлек алып бара. Яңа социаль проектлар ачу, аларны эшләтеп җибәрү турында һәрчак уйлануда, тормышка ашыру юлларын эзләүдә фонд хезмәткәрләре. Бүгенге көндә даими эшләп килүче социаль проектларның кайберләрен билгеләп үтсәк.

Алар:
Теләче районы Иске Җөри авылында 11 ятим, инвалид балага туган йорт, ана җылысын бирүче “Гаилә учагы” ятимнәр йорты.

Начар күрүче һәм сукырларны тернәкләндерү үзәге.
Нәтиҗәле эшләүче наркомания һәм алкоголизмнан арындыру, тернәкләндерү үзәге.

ДЦП, коляска ярдәмендә хәрәкәтләнүче инвалидлар өчен “Бер-беребезгә ярдәм итик” курслары.

Начар ишетүчеләр өчен курслар.

Фондтан даими ярдәм алып яшәүче күп балалаы гаиләләр, төрле категория инвалидлар һәм өлкән яшьтәгеләр.

2015 елдан “Ярдәм” Фонды тагын бер, иң авыр категория инвалидларны үз кайгыртучанлыгы белән колачлады. Ул бер үк вакытта ишетә, сөйләшә һәм күзләре белән күрә алмаучылар. сукыр, телсез һәм саңгыраулар (ишетә, сөйләшә һәм күрә алмаучы) белән тернәкләндерү шөгылләре алып бару өчен кирәкле җиһазлар сатып алды. Сүз дә юк, мондый категория инвалидлар белән эшләү тагын да авыррак, аларны тернәкләндерү өчен кирәкле җиһазлар исә бик кыйммәт тора. Шулай булуга да карамастан, безнең өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан бу дөньяга яратылган һәрбер кешенең язмышы мөһим. Инвалидмы ул, яки сәламәт кешеме, бу дөньяда шәфкатьлелек һәм мәрхәмәт дигән олы хисләр барын аңлап яшәргә тиеш дип саныйбыз. Яшәүнең мәгънәсенә, традицион кыйммәтләрнең асылына төшендерергә тырышабыз.

Шунысы игътибарга лаек, монда килеп эләккән инвалидлар өчен барысы да бушлай. Аллаһ ризалыгы өчен.

Азга гына булса да сукырларның көнен яктырту, саңгырауга – телсезгә аралашу-ишетү бәхете бүләк итү, һәм башка хезмәтләр тулаем иманлы бәндәләрнең хәйриячелеге аша булдырыла. Һәрберебезнең оҗмахка керергә хакы бар, тик аның юлларын таба белергә кирәк бит. “Ярдәм” фонды һәрбер кешегә мондый мөмкинлекне ача. Рәхим итегез. Аллаһы Тәгалә игелекле гамәлләребезне сәдакадән кабул итсен.

Расчетный счет: НАЦИОНАЛЬНЫЙ ИСЛАМСКИЙ БЛАГОТВОРИТЕЛЬНЫЙ ФОНД «ЯРДЭМ»
ИНН 1658087725
КПП 165801001
БИК 049205815
ОГРН 1071600003530
Р/С 40703810800000000289
К/С 30101810100000000815
В ОАО «Татфондбанк» г.Казань.

Эльвира ИБРАҺИМОВА


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе