Бу гадәти булмаган вакыйга Һиндстанның Гоа каласы күршесендәге Керал штатында килеп чыга. Хәмер эчеп исергән кешене буар елан башта буып үтерә, аннары тулысынча йотып җибәрә.
Берникадәр вакыттан соң, корсагы юанайган елан җирле кешеләр күзенә чалына. Алар елан корсагында кеше тәне кыяфәте күреп, каты куркуга калалар. Сәфәргә чыккан кешене елан корсагыннан алу өчен аны үтерергә туры килә.
"Сегодня” агентлыгы хәбәр итүенчә, Һиндстандагы еланнар сәфәргә чыккан бәндәләрне генә түгел, җирле кешеләрне дә куркырга мәҗбүр итә.
Моннан берничә ел элек дәүләт учреждениесен үзендә агулы еланнар тоткан берәү куркуга сала. Ул инде түрәләр бусагасын атлап керүдән һәм аларга нәрсәдер исбат итүдән туйган була. Шул кеше – Лара авылыннан Хаккул үзе белән берничә агулы елан алып, аларны хакимият бинасының коридорына җибәрә. Биредә шундук ыгы-зыгы башлана. Куркуга төшкән кешеләр бинадагы хезмәткәрләрне терсәкләре белән этә-төртә йөгерергә керешә.
Ә инде йөгерергә өлгермәгәннәр шкафлар һәм стеллажлар өстенә үрмәли, дип хәбәр итә НТВ агентлыгы. Бу ыгы-зыгы берничә сәгать дәвам итә.
Кайберәүләр әлеге тамашаны кесә телефоны камерасына төшерәләр, икенчеләр юрган табып, аны еланнар өстенә ташлыйлар, өченчеләр исә кулларына таяк алып, аның белән Хаккулга сугарга маташалар. Әмма ул үз тәрбиясендәге еланнар үрнәгенә иярә һәм ыгы-зыгыдан качып котыла.