
19 июльдә сәгать 11.00 дә Казанның "Апанай" мәчетендә совет чорының күренекле дин эшлеклесе Әхмәдзәки Сафиуллин (1896-1995) турында китап презентациясе уздырыла. “Иман” нәшрияты "Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин" дип аталган китапны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән "2015 ел - татар дин галимнәре елы" кысаларында нәшер итте.
Әхмәдзәки Сафиуллин революциягә кадәрге күренекле Кизләү мәдрәсәсендә белем ала. 1970-1990 елларда ул чакта Казанда эшли торган бердәнбер мәчет – Мәрҗани мәчетендә имам була, 1980 елдан – СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәте казые, Голәмәләр шурасы әгъзасы.
Чыганак: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте